+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 сентябрь 2025, 14:05

Сабыйларга да, пенсионерларга да — дүрт литр!

Башкортстанда алкоголь белән халкы иң күп агуланган шәһәрләр һәм районнар аталды.

Сабыйларга да, пенсионерларга да — дүрт литр!Сабыйларга да, пенсионерларга да — дүрт литр!
Сабыйларга да, пенсионерларга да — дүрт литр!
Корбаннар саны — 108

Башкортстанда гыйнвардан августка кадәр спиртлы продукция белән агуланудан 108 кеше үлгән. Чагыштыру өчен: узган елда бу чорда шушы сәбәп белән 109 кеше вафат булган.
Төбәкнең кайбер шәһәрләре проблемалы зона булып кала. Барыннан да бигрәк Уфа халкы зыян күргән, анда исерткеч эчемлекләрдән агулануның 288 очрагы ачыкланган. Аннан соң 64 очрак белән Белорет һәм 46 очрак белән Стәрлетамак шәһәрләре килә.
 
Районнар арасында мондый хәлләр ешрак Белорет районында (23), Дүртөйледә (17), Бәләбәйдә (19), шулай ук Тәтешле һәм Дүртөйле районнарында (17 һәм 14 очрак) теркәлгән. Спиртлы продукция белән агуланудан үлем очраклары Уфада (22), Стәрлетамакта (7), Благовещенда, Күмертауда, Салаватта (3әр) һәм төбәкнең башка шәһәрләрендә һәм районнарында ачыкланган.
Күпчелек агулануларның сәбәбе гадәти этил спирты белән бәйле — барлык очракларның яртысы диярлек аңа туры килә. Әмма бәхетсезлек очракларының шактый өлешенә “аныкланмаган спирт”, ягъни килеп чыгышы билгесез булган эчемлекләр куллану сәбәпче.
Шул рәвешле, агуланулар саны кимүнең уңай динамикасына карамастан, Башкортстанның кайбер районнарында һәм шәһәрләрендә вәзгыять киеренке булып кала.

Халыкның алкогольгә бәйлелеге

— Без статистикада күргән саннар коры мәгълүматлар гына түгел. Һәр процент, һәр очрак артында — кеше гомере, җимерелгән гаиләләр, фаҗига. Барлык агулануларның яртысы диярлек — этанол белән, ә иң зур 44,3 проценты “аныкланмаган спирт” куллану белән бәйле, алкоголизация һәм түбән куллану мәдәнияте белән фаҗигале хәл турында чаң сугарга вакыт, — дигән фикердә табиб-нарколог Татьяна Андреева.
 
Аның сүзләренчә, кешеләр суррогатлар белән агулана, чөнки легаль алкоголь алар өчен нык кыйммәт, яки бәйлелек шулкадәр көчле ки, алар хәвефне тәнкыйди бәяләү сәләтен югалта. Бу — “арзан исереклеккә” ихтыяҗның турыдан-туры нәтиҗәсе, дип билгели табиб.
 
– Белорет яисә Стәрлетамак кебек шәһәрләрдәге хәл аеруча борчулы һәм төгәл генә түгел, ә системалы чаралар таләп итә: суррогат алкоголь әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтүдән алып, чынбарлыкта бушлай наркологик һәм психологик ярдәм күрсәтүне тәэмин итүгә кадәр, — дип йомгаклый белгеч.

“Проблема – законсыз базарда”

— Мин нәрсә әйтә алам? Статистика — үзсүзле күрсәткеч, ләкин ул бөтен картинаны чагылдырмый. Без, ритейлерлар буларак, катгый рәвештә закон кысаларында эшлибез: балигъ булмаганнарга, тыелган сәгатьләрдә сатмыйбыз. Безнең бөтен товар сертификацияләнгән һәм тулысынча легаль. Без базарда булган ихтыяҗны канәгатьләндерәбез. Әгәр кешеләр сатып ала икән, димәк, аларга бу кирәк. Бу 44 процент “аныкланмаган спирт” турында — алар бит безнең кибетләрдән алынмаган! — ди шәрехли бу хәлне алкоголь маркетлары челтәренең бер кибете директоры.
 
Ул билгеләп үтүенчә, болар барысы да — ниндидер “идән асты” көмешкәләре, даруханә төнәтмәләре, яки техник сыекчалар. “Димәк, проблема легаль базарда түгел, ә легаль булмаганында һәм гражданнарның шәхси җаваплылыгында, — дип нәтиҗә ясый кибет директоры. — Беркем дә аларга алкогольне көчләп салмый бит. Без ирекле илдә яшибез, балигъ булган кеше нәрсә һәм күпме эчәргә теләвен үзе хәл итә”.
 
Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда алкоголь куллануны киметү буенча эш беренче ел гына алып барылмый, бу — алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш, суррогат җитештерү нокталарын ачыклау һәм ябу, шулай ук, төрле иҗтимагый акцияләр, шул исәптән “Аек авыл” бәйгесен үткәрү. Проектның, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан тыш, социаль әһәмияткә ия башка бурычлары да бар: гаиләләрне ныгыта, авыл кешеләрен берләштерә, шәһәрдән читтәге тормышны төрлән­дерергә, торак пунктларны төзеклән­дерергә ярдәм итә.

Шул ук вакытта...

Алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт республика халкының күпме эчүе турында хәбәр итте.
“Росалкогольрегулирование” хезмәте билгеләп үтүенчә, төбәк халкы, Русия буенча уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, алкогольне уртачарак куллана.

Хисап чорында республиканың уртача кешесе чиста спиртка тиң алкоголь продукциясе сатып алган. Чагыштыру өчен: беренче кварталда бу күрсәткеч 1,32 литр тәшкил иткән. Шул ук вакытта Русиядә уртача куллану дәрәҗәсе бер кешегә 1,54 литр чиста спирт тәшкил иткән. Шул рәвешле, Башкортстан чагыштырмача түбән куллану дәрәҗәсе булган төбәкләр рәтендә, бигрәк тә Карелия (2,74 литр) яки Магадан өлкәсе (2,6 литр) кебек субъектлар фонында. Минималь күрсәткеч Чечняда теркәлгән (0,001 литр).
 
— Табиб буларак, мин бу тенденцияне уңай бәялим, ләкин саннарга аек карарга чакырам. Әйе, тенденция яхшы, әмма сүзнең чиста спирт турында баруын аңлау мөһим. Аракыга күчереп исәпләгәндә, бу – кварталга бер кешегә дүрт литр чамасы, шул исәптән сабыйлардан алып, пенсионерларга кадәр барлык халыкны да кертеп. Эчүче кешеләр арасында куллануның реаль картинасы, кызганычка каршы, күпкә югарырак. Безне, саннан бигрәк, куллануның структурасы борчый: алкоголь күләме аз булган эчемлекләр ягына авышырга һәм, әлбәттә, алкогольсез ял итү мәдәниятен популярлаштырырга кирәк, бигрәк тә яшьләр арасында. Милләтнең сәламәтлеге шундый зур булмаган саннардан тора, — дип шәрехли бу күрсәткечләрне табиб-нарколог Фәрит Зарипов.
 
— “Росалкогольрегулирование” статистикасы — ул, беренче чиратта, сатып алу сәләтен һәм кулланучылар өстенлеген чагылдыру. Безнең төбәк, гадәттәгечә, алкоголь сайлауга акыллы караш һәм тыйнаклык күрсәтә. Без моны кибетләребездә сату динамикасыннан күрәбез: республика халкы сыйфатта экономияләми, азрак күләмдә, ләкин сыйфатлырак һәм кыйммәтлерәк эчемлекләрне, яхшы шәрабмы ул, крафт сырамы, өстен күрә, — дигән фикердә популяр алкоголь сату челтәре кибетендә эшләүчеләр.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас