+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 сентябрь 2025, 09:40

"Видеода син түгелме?"

Кызыксынучан кеше сылтама буенча узган һәм акчасыз калган.

"Видеода син түгелме?""Видеода син түгелме?"
"Видеода син түгелме?"
Стәрлетамак полициясенә урлау турында гариза белән 47 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез контакттан сылтама һәм "Видеода син түгелме?» дигән текст белән хәбәр алган. Зыян күрүче, бер дә уйлап тормыйча, күрсәтелгән сылтама буенча күчкән. Шуннан соң мөрәҗәгать итүченең телефоны "завис", һәм аның исеменнән мессенджерда барлык контактларга шундый ук текст һәм сылтама таратыла башлаган.

Зыян күрүче кичекмәстән кушымтаны бетергән, ләкин бераздан аның банк карталарыннан акча күчерелүен ачыклаган - 40 мең сумнан артык. Үзенең аферистлар корбаны булуын аңлап, ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Банк счетыннан акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Полиция гражданнарның исенә төшерә:
- таныш булмаган сылтамалар буенча күчмәгез;
- хәбәрләрдә шикле файлларны ачмагыз, хәтта таныш контактлардан да;
- тикшерелмәгән чыганаклардан кушымталар урнаштырмагыз;
- бу схема турында туганнарыгызны һәм танышларыгызны кисәтегез!

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас