Грантлар гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә юнәлтелгән социаль әһәмияттәге проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү өчен каралган. Конкурс социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм итү һәм аларны яклау; гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү; мәдәният һәм сәнгать; тарихи хәтерне саклау һ.б. юнәлешләрдә үткәрелә. Бер проектка грантның максималь күләме 2,5 млн сум тәшкил итә.
Башкортстанның коммерциягә карамаган оешмалары конкурска үз проектларын тәкъдим итә ала. Грантлар бирү тәртибе һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат рәсми документларда һәм Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды ресурсларында бар.
Искәртәбез, элегрәк без Президент грантлары фондының беренче конкурсына проектлар кабул итү дәвам итә дип хәбәр иткән идек.
Фото: БР Башлыгы грантлары фонды матбугат хезмәте