Конкурста катнашуга гамәлгә куючылар составында хакимият органнары булмаган һәм гаризалар кабул итү тәмамлануга кимендә ярты ел кала, ягъни 2025 елның 15 апреленә кадәр теркәлгән оешмалар кертелә. 1 млн сумга кадәр грант алуга заявка биргәндә оешма алты айдан да соңга калмыйча теркәлергә тиеш була.
Ярдәм социаль программалар, сәламәтлек саклау, гаилә инициативалары, яшьләр проектлары, фәнни тикшеренүләр, мәгариф, мәдәни агарту, тарихи чаралар, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, экологик иминлек һәм хайваннарны яклау, этник һәм дини татулык, халыкара хезмәттәшлек һәм иҗтимагый инициативаларны үстерү кебек өстенлекле юнәлешләр буенча бирелә.
Коммерциягә карамаган һәр структура берьюлы берничә заявка тапшырырга хокуклы, әмма аларның һәркайсы грант конкурсы юнәлешенең төрле категорияләренә керергә тиеш, дип яза "МГ" (https://mgazeta.com/news/novosti/2025-09-24/priem-proektov-na-pervyy-konkurs-fonda-prezidentskih-grantov-prodolzhaetsya-4399689).
Катнашу шартларын ачыклау өчен фонд сайтының махсус бүлегенә керү, конкурс үткәрү турындагы нигезләмә белән танышу һәм катнашучыларга ярдәм итү үзәге ресурсларыннан файдалану да җитә. Заявка әзерләүнең сыйфатын яхшырту өчен фонд социаль проектлауның бушлай онлайн-курсын узарга тәкъдим итә.
Конкурска нәтиҗәләр якынча 2026 елның гыйнварында ясалачак, ә хупланган проектлар февраль башыннан гамәлгә ашырыла башлаячак.