+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 сентябрь 2025, 04:30

Бер тәүлектә 18 миллион юк!

Бер тәүлектә республика халкы мошенникларга шул кадәре акча күчергән.

Бер тәүлектә 18 миллион юк!Бер тәүлектә 18 миллион юк!
Бер тәүлектә 18 миллион юк!
Уфадан 75 яшьлек пенсионер хатын үзен узган эш урыныннан предприятие директоры дип таныштырган алдакчыларга 3 миллион сумга якын акча биргән. Җинаятьчеләр элекке хезмәткәрләргә карата дустанә булмаган дәүләтләрне финанслау сәбәпле, тикшерү уздырыла, дип хәбәр иткән. Аферистларга ышанып, ханым аларның таләпләрен үтәгән.

Уфа шәһәренең 6нчы полиция бүлегенә караклык турындагы гариза белән 28 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Аңа «Медицина страховкасы фонды», «Дәүләт хезмәтләре» һәм «Центробанк» вәкилләре шалтыраткан, медполисны яңадан чыгару һәм мошенниклык операцияләрен булдырмау сылтавы белән аферистлар ирдән 1,5 миллион сумга якын акча алдап алган.

Уфадан 42 яшьлек ханым өстәмә хезмәт хакы эзләп 1,5 миллион сумнан мәхрүм калган. Интернет челтәрендә ставкаларда һәм килешүләрдә акча эшләү турындагы тәкъдимне хатын-кыз мессенджерда янәсе инвестицияләр буенча белгечтән алган. Бер ай дәвамында гариза бирүче акчаларын керткән, әмма ахыр чиктә керем алмаган.

Туймазы районында яшәүче 33 яшьлек хатын да аферистлар корбаны булган. Аңа, янәсе, Почта, Банк һәм ФСБ хезмәткәрләреннән шалтырату килгән. Ул кредит рәсмиләштерүне булдырмау һәм акчаларын саклау шарты белән 600 мең сумнан артык акча биргән.

Уяу һәм сак булыгыз! Чит кешеләрнең шалтыратуларына һәм хәбәрләренә ышанмагыз, шикле кушымталар урнаштырмагыз һәм акчаны билгесез счетларга күчермәгез.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас