+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 сентябрь 2025, 07:35

Безнекеләр җиңүчеләр исемлегендә!

Башкортстаннан дүрт журналист ел саен уздырылучы «Русия гаиләсе һәм киләчәге» Бөтенрусия конкурсының финалистлары булды.

Безнекеләр җиңүчеләр исемлегендә!Безнекеләр җиңүчеләр исемлегендә!
Безнекеләр җиңүчеләр исемлегендә!
«Басма матбугат чаралары» номинациясендә Алена Чернова («Восход» гәзите) конкурска Үзбәкстаннан күчеп килгән һәм Ишембайда күп еллар яшәүче гаилә; инвалид бала тәрбияләүче күпбалалы гаилә; Ишембай районының беренче нефтьчеләре династиясе һәм аларның Бөек Ватан сугышы вакытындагы хезмәте турында язмалар тәкъдим итте.

Любовь Иванова «Белебеевские известия»дә авылда күпбалалы гаиләләрнең тормышы һәм әниләренең СВОга уллары янына баруы турында сөйләде.

«Яшь журналист» номинациясендә финалист Фирүзә Ишбаева («Баймак ТВ» телестудиясе) булды, ул - инвалид малайның һәм пенсионерның көндәлек тормышы турында тапшырулар авторы.

Екатерина Яковлева ("Стерлитамакский рабочий") "Басма матбугат чаралары" һәм "Социаль проектлар" номинацияләрендә финалист булды.

Безнең журналистларны Мәскәүгә йомгаклау конференциясенә чакырдылар. Ул октябрьдә узачак һәм тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри үсеш өчен иҗади мәйданчык булачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас