-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2025, 07:59

Хатынының җанын кыйган, үз-үзенә кул салган

Әти-әнисенең мәетләрен өлкән уллары тапкан. Коточкыч...

Хатынының җанын кыйган, үз-үзенә кул салган
Хатынының җанын кыйган, үз-үзенә кул салган

Зубово авылында коточкыч хәл булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 44 яшьлек ир көнчелек аркасында үзенең 42 яшьлек хатынын буып үтергән, соңрак үз-үзенә кул салган. Үлгән әти-әниләрен фатирда аларның улы тапкан. Ул полиция чакырткан.

Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә бу хәлгә карата комментарий бирделәр:

“Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Уфа районы Зубово авылындагы фатирда ир белән хатынның үлем шартларын билгели. Тикшерелә торган җинаять эше кысаларында үлгән ир-атның үз хатынын үтерүгә катнашлыгы булуы тикшерелә”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Мәрхүмәне һәрвакыт елмаеп торган, ачык күңелле кеше буларак белгәннәр.

Фото: "Горобзор"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас