Радий Хәбиров үз чыгышында депутатларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Илебез өчен катлаулы булган соңгы елларда Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлеге югары нәтиҗәлелеге, бердәмлеге, барлык мәсьәләләр буенча үз позициясе белән аерылып тора, – дип ассызыклады республика Башлыгы. - Безнең парламент Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителгән закон чыгару башлангычлары саны буенча һәрвакыт лидерларның берсе булды.
Төбәк җитәкчесе искәрткәнчә, республиканың идарә командасы эшендә төп өстенлек махсус хәрби операция бурычларына ирешү булып кала.
- СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 54 чарасын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан узган ел - 13 млрд сум, быел 25 млрд сум юнәлтелде. Башкортстаннан төзелгән хәрби бүлекчәләргә, яңа төбәкләргә 161 гуманитар конвой җибәрдек, - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстан икътисады үсүен дәвам итә.
Утырышта депутатлар республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтү турындагы докладын тыңлады. СВОда катнашучыларга ярдәмгә республиканың барлык медицина оешмалары җәлеп ителгән. Һәрберсендә хәрбиләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын шәхси озату өчен җаваплы хезмәткәрләр бар. Республика клиник психотерапия үзәгендә психологик-психотерапевтик тернәкләндерү өчен аерым программа эшләнгән.