

«Бәйрәм исе» әллә каян сизелеп тора иде. Кабак бәлеше, кабак суты, кабак мантые, кабак пирожкие, кабактан ясалган кәтлитләр, кәнфитләр, коймаклар... Ә бер почмакта кабактан ясалган төрле әйберләр. Әлеге бәйрәм – Төмәнәккә генә хас күренеш, дисәк тә ялгышмабыз.
Бу бәйрәмне биредә ел саен үткәрәләр, аны күрергә, анда катнашырга башка районнардан кунаклар да килә. Әйтик, быел Шаран районы иҗат коллективлары: Мичурин авылы мәдәният йортының "Шаян кызлар" вокаль ансамбле, Ярәмкә авылының "Яшь йөрәкләр" татар халык фольклор ансамбле җырлы күчтәнәчләрен алып килгән иде. Туймазы районының Кендектамак, Кәкребаш, Ярмөхәммәт авыллары мәдәният йортларының үзешчән сәнгать осталары да бәйрәмгә ямь өстәде.
Барлык катнашучыларны Төмәнәк авыл хакимияте башлыгы Фәрит Шаһиев котлады һәм иҗат коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чарада иң зур кабак өчен бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны 33 кг 100 грамм авырлыктагы кабак үстергән Илзия Абдуллина алды.
Һәркем бәйрәмнең төп символы белән истәлеккә фотога төшә алды һәм телеңне йотарлык итеп әзерләгән төрле кабак ризыклары белән сыйланды. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Зарипова көче белән әзерләнгән чарадан һәммә кеше канәгать калды, үзләренә кабак, аннан әзерләнгән ризыклар турында бик күп мәгълүмат алып таралышты.
Төмәнәктәге "Кабак бәйрәме" халык мәдәниятенең байлыгын, районнарның дуслыгын, бердәмлеген, шулай ук туган җирнең юмартлыгын тагын бер кабат күрсәтте.