Русиянең Дәүләт думасы ике ай эчендә вейплар сатуны тулысынча тыю проектын карарга планлаштыра. Бу аларны теләсә кайдан сатып алу мөмкинлеге, тиз күнегү, мода һәм халык сәламәтлеге өчен шактый зур хәвеф белән бәйле, чөнки һәр вейпер вакыт узу белән никотинга күчә. Кулланучылар хокукларын яклау берлеге рәисе Павел Шапкин фикеренчә, бу карардан продукциясе тыелмаган тәмәке компанияләре отуы ихтимал.
Русия Президенты Владимир Путин Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитинның төбәкләргә вейпларга тулы тыю кертү хокукы бирү тәкъдимен хуплады. Тәҗрибә якын арада Түбән Новгород өлкәсеннән башланачак.
Дәүләт думасы депутаты, Сәламәтлек саклау комитеты составына керүче Бийсолтан Хамзаев, “аерым төбәктәге сынау проекты тиздән Русиянең башка субъектларына да таралачак” дигән ышаныч белдерде.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та ил төбәкләрендә электрон сигарет һәм вейплар сатуны тулысынча тыю башлангычын хуплады. Ул билгеләп үтүенчә, республика парламенты бу мәсьәләне карарга планлаштыра, ә депутатлар үсмерләр арасында вейп тарту проблемасы белән борчылуларны тулысынча уртаклаша. Әйтик, федераль дәрәҗәдә төбәкләргә “электронкалар” сатуны тыю турында карар кабул итәргә рөхсәт итсәләр, республика парламенты кичекмәстән мәсьәләне көн тәртибенә чыгарачак.
Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин ассызыклавынча, депутатларның абсолют күпчелеге элек хөкүмәт тарафыннан блокланган, әмма хәзер “яшел ут” алган бу башлангычны хуплый. Парламентның түбән палатасы мондый закон проектын ике ай эчендә карарга планлаштыра.
Вячеслав Володин телеграм-каналында үткәрелгән сораштыру күрсәтүенчә, русиялеләрнең 74 проценты вейпларны тулысынча тыюны хуплый. Тавыш бирүдә 265 мең респондент катнашкан.
“Кешеләр белмәү сәбәпле, вейплар сәламәтлеккә авыр зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә кисәтү чаралары кирәк. Тыюны үтәүне күзәтү “Росгвардия” һәм Эчке эшләр министрлыгы белән вәкаләтләр тапшыру турындагы килешүләр буенча хезмәттәшлек итүче төбәк органнарына ятачак”, — дип белдерде Павел Шапкин.
Вейплар составындагы глицерин һәм пропиленгликоль сәламәтлеккә зыян китерә. Бу матдәләр аллергия һәм үпкә ялкынсынуын китереп чыгарырга сәләтле. Сыекчаны җылытканда формальдегид, акролеин, утрадисперслы кисәкчәләр һәм башка канцерогеннар һәм эчке органнарны зарарлаучы матдәләр хасыйл була.
Вейпингның иң куркыныч нәтиҗәләреннән берсе булып “үпкәләрнең попкорн авыруы” буларак билгеле облитера-цияләүче бронхиолит үсеше тора. Бу – электрон сигаретлар өчен сыекчалар составындагы химик ароматизаторлар тәэсире белән бәйле авыр прогрессив сулыш юллары авыруы. Аннан үлүчеләр саны кайбер очракларда 30 проценттан 50 процентка кадәр тәшкил итә. Вейплардагы никотин бәйлелекне көчәйтә, бигрәк тә үсмерләрдә, тәмәкегә күчү ихтималлыгын 3-5 тапкыр арттыра.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиядә өлкәннәрнең 31 проценты — никотинлы продукция, шуларның 21 проценты вейпларны гына куллана, 16 проценты икесен дә берләштерә. “FinExpertiza” статистикасы күрсәтүенчә, былтыр вейперлар саны 19 процентка арткан — 5,3 миллион кешегә кадәр. Шул рәвешле, 2019 елдан 2023 елга кадәр илдә вейп тартучылар өлеше өч тапкыр артты. Хәзер никотинны электрон девайс аша Русиядә һәр бишенче тәмәкече ала.
Шул ук вакытта, әгәр тыю эшли башласа, тәмәке тартучыларның бер өлеше традицион тәмәкегә кайтырга мәҗбүр булачак. Халыкара тәҗрибә шуны күрсәтә: бу тәмәке сатуны уртача 10-15 процентка арттырачак. “Никотин куллануны киметү буенча күләмле дәүләт программасы, дәвалауның мөмкин булган программалары, тәмәке куллануның теләсә нинди рәвешеннән тулысынча баш тарту өчен башка дәртләндерү чаралары булмаса, мондый тыю чаралары мәгънәсез. Продуктларга түгел, ә бәйлелеккә каршы көрәшергә кирәк, югыйсә, без тәмәке лоббистлары файдасына гына уйныйбыз”, — дигән фикердә белгечләр.