+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 сентябрь 2025, 05:30

Уяу булыгыз, дошман мәкерле!

Украина мошенниклары активлашты.

Уяу булыгыз, дошман мәкерле!Уяу булыгыз, дошман мәкерле!
Уяу булыгыз, дошман мәкерле!
Украина мошенниклары дәүләт предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләреннән мәгълүмат алу өчен Русия домен зонасының электрон сервисларын ешрак куллана башлады.

Террорга каршы дәүләт комитеты, яки Русиянең Федераль иминлек хезмәте исеменнән гражданнарның почта тартмасына пилотсыз очу аппаратлары һәм FPV-дроннар җыю пунктларына, аларның урнашкан җиренә, шулай ук андый эшчәнлек белән шөгыльләнүче кешеләргә, оешмаларга бәйле хәбәр турында запрослар килә. Бу мутлашучылар җавапларны Террорга каршы дәүләт комитетының һәм Русия Федераль иминлек хезмәтенең рәсми сайтларына, адресларына охшаган ялган электрон адреслар буенча җибәрергә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, алынган мәгълүматның диверсион актлар оештырырга, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары кулланып эш итәргә юл ачуы мөмкин.

Башкортстанның барлык халкын игътибарлы булуын, адреслары рәсми сайтларныкы белән туры килмәсә, нинди дә булса аерма күзәтелсә, электрон хатларны ачмавын сорыйбыз.

Игътибар итегез: Террорга каршы комитетның рәсми интернет-ресурсы – WWW.NAC.GOV.RU, Русия Федераль иминлек хезмәтенеке — WWW.FSB.RU. Ә иминлек органнары хезмәткәрләре документларны электрон почталар аша таратмый.

Әгәр билгесез кешеләр сездән шушындый мәгълүмат сораса, ниндидер күрсәтмәләр бирсә, тиз арада Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең дежур частена ышаныч телефоны буенча шалтыратыгыз: 8 (347) 273-73-72.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас