+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 октябрь 2025, 04:40

Чын Укытучы һәм ватанпәрвәр булды!

Һөнәри бәйрәме көнендә педагог һәм шагыйрь Камил Фазлетдиновның якты рухына бер дога

Чын Укытучы һәм ватанпәрвәр булды!Чын Укытучы һәм ватанпәрвәр булды!
Чын Укытучы һәм ватанпәрвәр булды!


Педагог һәм шагыйрь Камил Фазлетдинов турында үткән заманда сөйләргә тел әйләнми. Әмма, язмыштан узмыш юк, дигәндәй, килешмичә дә чара юк шул...

Без Камил абый белән бик якын кешеләр булдык, даими аралашып тордык. Аның сәбәпләре бар иде. Минем әтием белән әниемне дә яхшы белә иде ул. Җәмәгате Рәсимә апа тумышы белән Ишембай районының Көзән авылыннан. 70нче еллар башында ул бер ел безнең авылда укытып, тәҗрибә туплый. Берничә елдан соң, Башкорт дәүләт университетын тамамлагач, Камил Нәҗми улы Рәсимә апа белән безнең авылга килеп китәләр. Берничә өйдә булалар. Безгә дә кереп, әти белән әнине күреп чыгалар. Районда барлык гомерен укытучы һөнәренә багышлаган әтием педагоглар Камил абый белән Рәсимә апаны еш кына искә ала иде.
Камил Нәҗми улы да Уфага килсә, яки телефоннан сөйләшкәндә, иң элек әтием белән әниемнең хәлен белешер иде. Укытучыларга хас яктылык, яхшылык, ихтирам тойгысы анда аерылып торды. Рәсимә апа районда данлы Зариповлар нәселеннән, мин аларны бәләкәйдән күреп-белеп, аралашып үстем, туганнарым кебек кабул иттем.
Әйткәнемчә, Камил абый белән һәрчак бәйләнештә булдык. Уфага килсә, мотлак мине күрми китмәс иде. “Башкортостан укытыусыһы” журналының актив авторы буларак, теге яки бу өлкәдә киңәшләрен бирер, шул юнәлештә материаллар тәкъдим итәр иде.
Ул чагу, ак күңелле, эчкерсез кеше булды. Барлык гомерен укытучы эшенә багышлагач, мәктәп директоры да булгач, бик җыйнак кеше булды. Ә йөзендә – һәрчак елмаю иде.
Аның шигырь-хикәяләре, нигездә, сатира һәм юмор өлкәсендә булгач, бик укымлы, кешеләрнең күңеленә җылы биреп тордылар. Шигырьләрен укыган саен укыйсы килә. Чеметеп-чеметеп алса да, алар күңелгә якын һәм ихлас кабул ителә.
Минем өчен Камил Нәҗми улы – иң беренче чиратта, олы йөрәкле укытучы! Сөйләшкәндә дә, телефон аша аралашканда да ул үзен югары һәм төпле фикер иясе итеп танытты.
Укытучылар – Ватаныбызның киләчәге, дияр иде. Бу хакта шигыре дә бар аның.
1975 елдан 2011 елга кадәр туган авылында укытучы булып эшләде ул. 11 ел туган Тузлыкуш авылы мәктәбе директоры булды. Ул – “Русиянең иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе!
Мәгариф өлкәсендәге уңышларына аның әдәбият өлкәсендәге бай эчтәлекле иҗаты өстәлә. Сатира һәм юмор юнәлешендә барысы да зур уңышка ирешә алмавы билгеле. Камил Нәҗми улының шигъри юллары яхшыны мактап күрсәтә, көлке-юмористик шигырьләре белән оста киная аша акыллы, фәһемле киңәшләрен бирә. Чын мәгънәсендә абруйлы педагог һәм остаз!
Камил абый Рәсимә апа белән ватанпәрвәр рухлы, уңган ике ул үстерделәр. Мин Илдус һәм Илдар энекәшләр белән күптән аралашып яшим. Аларның җитди фикерле ир-узаманнар икәнен күреп беләм. Иманым камил, аларны әтиләренең абруен тагын да үстерәчәк замандашлар дип исәплим.
Һәр шәхес, укытучы, шагыйрь, журналист, актив җәмәгатьче Камил Нәҗми улы кебек ватанпәрвәр булсын иде...
Еллар үтсә дә, ул безнең йөрәктә шундый эчкерсез, якты күңелле кеше булып яшәячәк!..

Салават Кәримов,
“Башкортостан укытыусыһы” журналының баш мөхәррире,
Русия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ишембай районының шәрәфле шәхесе.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас