+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 октябрь 2025, 06:10

"Тарих тавышы" премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

"Тарих тавышы" ("Голос истории") Бөтенрусия яшьләр премиясенә гаризалар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

"Тарих тавышы" премиясенә гаризалар кабул ителә башлады"Тарих тавышы" премиясенә гаризалар кабул ителә башлады
"Тарих тавышы" премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

Әлеге премия яшьләрнең тарихны өйрәнүгә юнәлтелгән проектларын һәм башлангычларын билгеләү һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырылган. "Тарих тавышы" илебез тарихын популярлаштыру, патриотик тәрбия, тарихи хакыйкатьне саклау һәм аны яклау кебек юнәлешләрне үз эченә алган 10 номинацияне берләштерә, дип хәбәр итә resbash.ru.

"Без яшьләр арасындагы лидерларны һәм тикшеренүчеләрне генә түгел, ә музейлар, тарихи проектлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен дә актив катнашырга өндибез. Премиядә катнашу сезгә танылу, яңа дуслар табу, фикердәшләр һәм хакимият вәкилләре тарафыннан ярдәм алу мөмкинлеге бирәчәк", – дип ассызыклады "Тарих тавышы" оешмасының генеральный директоры, премиянең Оештыру комитеты секретаре Владислав Курбатов.

Премиядә 12 яшьтән узган Русия Федерациясе гражданнары, юридик берәмлекләр һәм авторлар коллективлары катнаша ала. "Русия тарихы турында иң яхшы чит ил проекты" номинациясендә чит ил гражданнары һәм оешмалары да көч сынаша ала.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында Мәскәүдә узачак. Лауреатларны премиянең партнерларыннан һәм оештыручыларыннан кыйммәтле бүләкләр, танылган дәүләт эшлеклеләре һәм күренекле тарихчылар белән очрашулар, эшлекле һәм мәдәни программа көтә.

Премияне оештыручы – "Беренчеләр хәрәкәте" ярдәме белән "Ватан Геройлары" оешмасы. Партнерлар: Русия Мәгариф министрлыгы, Русия тарих җәмгыяте, Русия хәрби-тарих җәмгыяте, “Роспатриотцентр”, "Россия сегодня" халыкара медиатөркеменең "Социаль навигатор" проекты, федераль музейлар, Дәүләт думасы депутатлары һәм сенаторлар.

Фото: “Беренчеләр хәрәкәте”.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас