+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2025, 04:20

Авылны яшәтүче көч

Искеакташлылар бәйрәмнәрне дә күмәкләшеп билгели, эшкә дә бердәм алына.

Авылны яшәтүче көчАвылны яшәтүче көч
Авылны яшәтүче көч
Иске Акташның яңа тарихы языла, дип әйтәсе килә. Чөнки соңгы берничә ел эчендә генә биредә байтак күркәм үзгәрешләр булды. Һәм бу яңа тарих авыл халкының бердәмлеге, тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән языла.
Чынлап та, мондагы халыкның бердәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Авыл әллә ни зур булмаса да, анда чын мәгънәсендә тормыш кайный: концертлар, бәйрәм чаралары, хәйрия акцияләре, төзекләндерү буенча өмәләр – иң мөһиме, аларның барысында да искеакташлылар бердәм булып катнаша. Бу – аларның, тәү чиратта, авылларының киләчәген кайгырту, андагы тормышны күркәм итү теләгеннән.


Мәүлид бәйрәме
Берничә ел элек үз көчләре белән төзекләндергән мәчеткә дә эзне суытмый искеакташлылар: биредә җомга намазлары, төрле дини чаралар даими рәвештә үткәрелеп тора. Изге җомга көннәренең берсендә Аллаһ йортына җыелышып, мөсел­маннар өчен бик әһәмиятле булган Мәүлид бәйрәмен – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен билгелә­деләр.
Иске Акташ авылы халкыннан тыш, бәйрәмгә күрше авыллардан килүчеләр дә булды. Авылның имам-хатыйбы Вәлиҗан хәзрәт Гәрәев кунакларны сәламләп, Мәүлид кичә­сенең фазыйләтләре, Пәйгамбә­ребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең камил сыйфатлары, тормыш юлы белән таныштырып үтте.
– Берәр йортта, яисә мәчеттә, яисә мәхәлләдә Мәүлид укылса, ул йортның, яки мәчетнең, мәхәлләнең тирә-ягын фәрештәләр чорнап алыр һәм шушы урынның халкына фәрештәләр салават әйтеп торыр һәм барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт һәм Аллаһының разыйлыгы насыйп булыр, – дип, дин галименең сүзләрен китерде ул.
Вәгазьдән соң Коръән сурәләре укылды, бергәләшеп дога кылдылар. Сәдака салучылар да бу көнне бик күп булды. Әйткәндәй, бәйрәм табынын да авыл халкы бергәләшеп әзерләде. Әлеге бәйрәмне үткәрү өчен шушы авылда туып-үскән, бүген дә аның тормышында актив катнашып яшәүче Фирдәүсә Мостафинаның улы – Альберт Айрат улы матди ярдәм күрсәткән. Шул акчага ит һәм башка азык-төлек алып, тәмле пылау әзерләнде. Бу эшне шулай ук авылдагы төзекләндерү эшләрендә актив катнашучы Алишер Аббасов үз өстенә алды һәм җыелучыларны искиткеч тәмле пылау белән сыйлады. Кыскасы, бәйрәм уңаеннан мәчеткә килүчеләрнең һәммәсе өйләрендә тәмле-тәмле ризыклар әзерләп, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын кордылар.
Аннары җыелучылар җомга намазына басты. Шуны да әйтергә кирәк, иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе булган намазга басучылар да авылда мәчет барлыкка килү белән шактый арткан.
Иске Акташ авылында узган Мәүлид бәйрәме үзенә күрә бер дини дәресне хәтерләтте. Күпме гыйлем туплап, ихлас аралашып, фи­керләшеп, күңелләргә җиңеллек һәм рухи байлык алып, киләчәктә дә шундый мәҗлесләрне үткәрергә насыйп булсын дигән теләкләр белән таралышты Мәүлид бәйрәменә җые­лучылар.
Өмәгә рәхим итегез!
Шул ук көнне ватсап мессенджерындагы авыл төркемендә авылның старостасы Марат Сәйфуллин “Өмәгә рәхим итегез!” дигән игълан урнаштырды. Шимбә көнне авылның уңган ирләре пычкы, триммер, балталар белән коралланып, урындагы зиратны төзекләндерүгә чыкты. Бу көнне җитди һәм зур эш башкарылды: кирәкмәгән урында үскән агачлар, куаклар киселде, үлән чабылды, чүп чыгарылды. Зираттагы барлык кирәк-яраклар, корылмалар сакланган хуҗалык йорты да төзекләндерелде. Әйткәндәй, мондый өмәләр биредә яздан башлап, даими рәвештә үткәрелә. Шуңа мәңгелек йорт ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып тора, яшеллеккә күмелеп утыра.
– Башкарган эшләребездән күңелләребез дә тынычлана, эше­безнең нәтиҗәсен күреп, канәгатьлек хисе кичерәбез. Авылыбызны без карамасак, кем кайгыртыр? Барысы да үзебездән тора. Шуңа кулдан килгәнчә һәркем бу изге эшкә үз өлешен кертергә тиеш, – ди Марат Расих улы.
Яңа башлангыч
5 ел дәвамында ябык торган фельдшер-акушерлык пунктына да искеакташлылар яңа сулыш өрде. Шушы көннәрдә биредә зур өмә үтте. Авыл халкының ФАПны ачу мөрәҗәгатен Кырмыскалы районы үзәк дәва­ханәсенең баш табибы Феликс Сакаев игътибарсыз калдырмады. Мобиль ФАП график буенча авылга килеп торса да, булган бинаны буш тоту дөрес түгел, шул ук вакытта авылда, башлыча, өлкәннәр яшәвен исәпкә алганда, медицина учреждениесе бик мөһим. Вакытында барлык авыл халкының сәламәтлеге сагында торган Рәсимә Гатиятуллина истәлегенә багышлап һәм авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту ниятен күз уңында тотып, әлеге изге башлангычны тормышка ашыруга алынды алар. Менә бу якшәмбе көнне авыл халкы янә өмәгә җыелып, ир-атлар фельдшер-акушерлык пункты урнашкан биләмәне тәртипкә китерсә, хатын-кызлар бинаның эчен-тышын чистартып, буяп чыктылар. Алдагы ял көннәрендә дә авыл халкы тагын да өмәгә җыелып, бинаны тәртипкә китерү эшен дәвам итәчәк. Шул ук вакытта фельдшер Гөлфия Хәмитова үзенең бурычларын башкара башлаган да инде. Димәк, авыл халкының сәламәтлеге күзәтү астында.
Сүз ахырында
Урындагы башлангыч мәктәп ябылганнан соң сүнеп калган авыл анда яшәүчеләрнең бер­дәмлеге, тырышлыгы белән яңа сулыш ала, көннән-көн күркәмләнә, матурлана. Клуб, мәчет, фельдшер-акушерлык пункты, кое-күлләр – барысы да авыл халкының тырышлыгы белән тергезелде. Бу исә, үз чиратында, биредә туган авылларын ихлас яраткан һәм аның киләчәгенә битараф булмаган изге күңелле, уңган кешеләр яшәве турында сөйли. Шул ук вакытта авылны төзекләндерү, яңа проектларны тормышка ашыру кебек уртак эшләр аларны бер­ләштерә, рухландыра. Кыскасы, монда яшәүчеләрнең һәрберсе – үз авы­лының патриоты. Алар үзләренең көчләре белән авылны саклый, аны яшәтә һәм яшәртә. Киләчәктә дә, һичшиксез, шулай булыр!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Авылны яшәтүче көч
Авылны яшәтүче көч
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас