+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2025, 04:00

Матбугат йортында зур бәйрәм!

Матбугат йорты каршындагы мәйданда Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында Матбугатка язылучы көне узды. Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын гәзит-журналларга язылу кампаниясенә җәлеп итү, гәзит-журналлар уку традициясен тергезү. Бер мәйданчыкта республика һәм шәһәр басмаларын укучылар, кызыклы язмалар геройлары, лауреатлар, гәзит-журнал редакцияләре үткәргән төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм башкалар җыелды.

Матбугат йортында зур бәйрәм!Матбугат йортында зур бәйрәм!
Матбугат йортында зур бәйрәм!

Традиция буенча, чара журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Җыелучыларны "Республика Башкортостан" акционерлар җәмгыяте генеральный директоры Зөлфия Рәхмәтуллина, Башкортстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Вәдүт Исхаков, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов һәм башка мәртәбәле кунаклар котлады.

Журналистларга Берлекнең бүләкләре һәм таныклыклары тапшырылды. Шулай ук, "Кызыл таң" гәзите журналисты Гөлия Мөгаллимова һәм гәзит тәрҗемәчесе Алсу Нуриманова Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының "Тармакта күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен" Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас