+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2025, 07:46

Соңгы юлын үзе сайлаган

Уфада 4 каттан җәймәдән төшкәндә пенсионер һәлак булган.

Соңгы юлын үзе сайлаганСоңгы юлын үзе сайлаган
Соңгы юлын үзе сайлаган

Башкаланың Кольцевая урамындагы йортта яшәүче 87 яшьлек пенсионер 4нче каттан бәйләнгән җәймәләр буенча төшәргә булган. Әмма ул егылган һәм һәлак булган.

Башта өлкән яшьтәге кеше даруын вакытында эчмәгән, үзен начар хис иткән. Фатирдан чыгарга дип ачкыч эзләгән, ләкин таба алмаган. Шуннан соң ул тәрәзәдән төшәргә уйлаган.

"Тикшерү комитеты тикшерүчеләре өлкән яшьтәге ирнең үлем хәл-шартларын ачыклый. Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлар сораштырылды", — дип шәрехләделәр төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас