+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 октябрь 2025, 14:00

Наркотик сатучы тотылган

Белорет районында наркотик матдәләр сатуда гаепләнүче 41 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды.

Наркотик сатучы тотылганНаркотик сатучы тотылган
Наркотик сатучы тотылган
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, даими кереме булмаган хатын-кыз узган елның ноябрендә сату максаты белән 16 граммга якын наркотик сатып алган. Ул танышы белән ике сделка ясаган, икенчесеннән соң полиция тарафыннан тоткарланган.

Тентү вакытында аңардан наркотиклар, тәмәке тарту җайланмалары, электрон үлчәүләр һәм буш пакетлар тартып алганнар.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Эш материаллары инде судка җибәрелгән.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас