

Бер атнада торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча 4559 мөрәҗәгать булган. Әлеге тема 29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәрге чорда Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары теркәгән хәбәрләр статистикасында беренче урында калуын дәвам итә. Шәрехләр 2840ка арткан.
Җылыту сыйфаты буенча – 2596 хәбәр. Бу хәлгә анализ ясаганнар: җылылык булмауның төп проблемасы – системаларда һава кереп калу һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендәге өзеклекләр. Шикаятьләрнең күбесе Уфа, Стәрлетамак, Белорет районнарыннан килгән.
Икенче урында юллар – 1371 хәбәр. Республика халкы юлларны һәм тротуарларны төзекләндерүне, чокырларны ямауны, юллар төзүне, яктырту урнаштыруны сорый. Төзекләндерү темасы рейтингта өченче урында – 915. Иң күп мөрәҗәгатьләр яшел үсентеләрне карап тоту һәм җыештыру буенча килгән. Шулай ук, халык корыган агачларны, куак һәм агач ботакларын кисүне сораган. Гомумән алганда, бер атнада Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары халыкның 9643 мөрәҗәгатен теркәгән. Җиде көндә аларның саны 2572гә арткан. Барлык теркәлгән мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынган.
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Илеш районының Югары Яркәй авылы кешеләре Трансформатор урамындагы юлның торышына игътибар итүне һәм андагы чокырларны ямауны сораган. Хәбәрне ЦУР хезмәткәрләре теркәгән. Район хакимияте һәм Югары Яркәй авыл биләмәсе белгечләре тырышлыгы белән мәсьәлә хәл ителгән.
Благовещен районында Трошкино авылына илтүче юлда да чокырлар ямалган. Бу хакта социаль челтәрләрдә торак пункт халкы сораган. Район хакимияте проблема турында белгән, һәм ул ведомство контролендә булган. 3 октябрьдә юлны төзекләндерү төгәлләнгән.
Нефтекама шәһәренең Индустриаль урамында электрүткәргеч линиясе терәкләрен алмаштырганнар. Уяу кеше иске терәкнең авария хәлендә булуына игътибар иткән һәм бу хакта “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” кире элемтә платформасына язган. Шәһәр хакимияте мөрәҗәгатьне “РЭС” компаниясенең “Төньяк электр челтәрләре” бүлегенә тикшерү үткәрү һәм кирәкле эшләрне башкару өчен тапшырган. Тикшергәннән соң белгечләр терәкне алмаштыру турында карар кабул иткән. Сентябрь ахырында эшләр төгәлләнгән.
Чишмә районы үзәгендә Социалистик урамы, 19 адресы буенча йорт подъезды янындагы пандусны ремонтлаганнар. Моны эшләү үтенечен шушы йортта яшәүче хатын социаль челтәрләрдә сентябрь башында язган, шунда аны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Мәсьәлә Чишмә районы хакимияте контролендә булган. Проблема турында белгәннәр, урындагы идарәче оешма белгечләре пандус япмасын 1 октябрьгә кадәр ремонтларга ниятләгән һәм сүзләрендә торган
Фото: башинформ