Константин Толкачев үз чыгышында игътибарны законнар тотрыклылыгының фундаменталь мәсьәләсенә юнәлтте.
–─ Русия Федерациясе субъектларында кабул ителүче барлык законнарның 30 процентка якыны төбәк хокукый базасын федераль кануннарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле, – диде ул.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Русия Федерациясе төбәкләренең хокукый статусы турында федераль конституцион закон әзерләүне һәм кабул итүне тәкъдим итте.
Чыгышның тагын бер темасы төбәк законнары үтәлешен контрольдә тоту зарурлыгы булды. Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, хокук саклау органнары тарафыннан төбәк законнарын яклау схемалары юк диярлек, аларны гамәлгә ашыру прокурор күзәтчелеге практикасы белән тәэмин ителми диярлек. Бу хәлне төзәтү өчен ул “Русия Федерациясе Прокуратурасы турында” Федераль законда прокуратура органнарын төбәк законнары үтәлешен күзәтүне гамәлгә ашырырга мәҗбүр итүче норманы беркетергә тәкъдим итте.
Спикер федераль законнарны эшләгәндә үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсенә аерым тукталды. Константин Толкачев федераль закон проектларын әзерләүнең иртә стадияләрендә төбәкләрнең катнашуының нәтиҗәлерәк механизмнарын кертергә тәкъдим итте, бу Федерация субъектларының мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын тулырак чагылдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан парламенты Рәисе, шулай ук, конструктив диалогның уңай тәҗрибәсен заманча хокукый бурычларны хәл итүдә дә уңышлы кулланырга мөмкин, дигән ышаныч белдерде.
─ Без 20 ел элек безнең үтенечебез буенча республика конституцияләре, крайлар, өлкәләр уставлары белән бәйле мәсьәләләрне гомум юрисдикция судлары карамагыннан алганы өчен Русия Федерациясе Конституцион судына рәхмәтле, ─– дип билгеләп үтте спикер. ─ – Шуннан бирле төбәкләрнең төп кануннары Конституцион суд карамагында гына. Бу барлык төбәк законнарының тотрыклылыгына уңай йогынты ясады, аның конституцион-хокукый тотрыклылыгын формалаштырды. Һәм бу ─– федераль үзәкнең төбәкләр тавышын ишетүенең ачык мисалы. Ышанам, ул бүген хокукый кырда туучы мәсьәләләрне хәл иткәндә дә безнең позициябезгә колак салыр.
Константин Толкачев Башкортстан һәм Татарстан парламентлары арасындагы ныклы элемтәләрне аерым билгеләп үтте һәм юридик форумны оештырган өчен коллегаларына рәхмәт белдерде.
─ Безнең дуслыкны Мостай Кәримнең “бер кошның ике канаты” дигән сүзләре белән юкка гына атамыйлар. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Без дуслыкны ныгытырга тырышабыз, беренче чиратта даими элемтәләр һәм яхшы парламент мөнәсәбәтләре аша. Сезнең хокукый документларда язылган күп кенә тәкъдимнәр игътибар белән өйрәнелә һәм практикада кулланыла, –─ дип ассызыклады Константин Толкачев.