+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Октября 2025, 17:50

“Лаеклы дәвамчылар булыгыз!”

Истәлекле дата – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Русия Федерациясе белән берләшү көне алдыннан Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында махсус хәрби операциядә катнашу­чыларның балалары, Солтан Бикеев исемендәге 116нчы мәктәпнең кадет сыйныфларында укучылар булды.

“Лаеклы дәвамчылар булыгыз!”“Лаеклы дәвамчылар булыгыз!”
“Лаеклы дәвамчылар булыгыз!”
Балалар парламент утырышында, Парламент тарихы музеенда булды, Дәүләт җыелышы-Корылтай йорты белән танышты.
Сәфәр кысаларында укучылар өчен парламент Рәисе Константин Толкачев белән очрашу оештырылды. Анда, шулай ук, төбәк парламенты депутаты Яков Кугубаев, Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе, республика парламенты Рәисе киңәшчесе Зарина Газизова җитәкчелегендә Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашты. Кадетлар парламент һәм палата эшчәнлеге белән кызыксынды һәм спикерга бик күп сораулар бирде.
 
Чара СВО ветераны Яков Кугубаев, Яшьләр иҗтимагый палатасы, “Иптәшләр” оешмасы башлангычы белән “Геройларыбыз балалары” проекты кысаларында оештырылды.
Анда катнашучылар законнар чыгару, патриотик тәрбия һәм яшь буын өчен мөмкинлекләргә кагылышлы актуаль темалар буенча фикер алышты. Очрашуда парламент системасының эш механизмнары турында җентекле фикер алышу булды. Константин Толкачев Башкортстан парламенты тарихы, законнарның ничек кабул ителүе, һәр закон проектының нинди этаплар узуы турында сөйләде.
 
Очрашуда катнашучылар, шулай ук, яшь буында гражданлык позициясен формалаштыруга һәм Ватанга мәхәббәтне ныгытуга юнәлтелгән башлангычлар буенча фикер алышты.
 
─ Миңа яшь буын белән очрашу һәрвакыт мөһим һәм күңелле. Сез – гадәти булмаган кешеләр. Сезнең белән сөйләшү һәрвакыт кызык. Ә иң мөһиме – сез инициативалы, энергияле, көч һәм идеяләр белән тулы, үз язмышыгызга да, Ватан язмышына да битараф түгел. Сез, чын патриотлар буларак, ата-бабаларыгызның данлы эшен дәвам итәрсез дип ышанам. Исегездә тотыгыз: сез – Ватаныбызның киләчәге, –─ диде Константин Толкачев үз чыгышында.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас