

Көннәр салкынайта башлаган саен халыкны бер сорау борчый: фатирларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм социаль объектларга җылылык вакытында бирелерме? Көндәлек тормышның сыйфаты, балаларның укуы һәм тәрбия алуы да моңа турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә Бакалы районы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре көзге-кышкы чорга әзерлекне ел буена алып бара.
Торак фонды: күләм һәм структура
2025 елның 1 гыйнварына Бакалы районында торак фонды 11608 йортны үз эченә алып, 839,98 мең квадрат метр мәйданны били. Күпчелек – шәхси йортлар – 10930, мәйданы 690 мең квадрат метр. Күпфатирлы йортлар саны — 88, мәйданы якынча 67 мең квадрат метр. Моннан тыш, районда 590 блоклы йорт бар, аларның мәйданы — 72,6 мең квадрат метр.
Күпфатирлы йортларның күп өлеше “ЖилКомСервис Бакалы” идарәсе карамагында, мәйданы — 66,4 мең квадрат метр, шул исәптән муниципаль фонд — 2,5 мең квадрат метр. Калган 10 йортка турыдан-туры идарә ителә.
Сынау һәм оперативлык
Коммуналь хуҗалыкның эшчәнлегенә бәя биргәндә аварияләр саны һәм аларны вакытында бетерү исәпкә алына. 2025 ел башыннан 15 сентябрьгә кадәр районда 44 авария очрагы теркәлгән: шуларның 33е – электр белән тәэмин итүдә, 11е – су тәэминатында өзеклекләр.
4 сентябрьдә, мәсәлән, Бакалы авылында 64 шәхси йорт, 137 кеше, шул исәптән 14 бала, сусыз калган. Проблеманы “Коммунхоз” предприятиесе хезмәткәрләре өч сәгать эчендә хәл иткән. 14 сентябрьдә Куштирәк авылында электр энергиясе өзелгән, 100 йорт һәм 272 кеше, шул исәптән 41 бала, утсыз калган, әмма РЭС хезмәткәрләре ике сәгать эчендә электр тәэминатын тергезгән.
Бу очраклар хезмәтләрнең оператив эшләвен күрсәтә. Шул ук вакытта 44 очрак инфраструктураны яңарту, профилактика эшләрен көчәйтү һәм ресурслардан сакчыл файдалану зарурлыгын дәлилли.
Җылыту сезоны башланды
Бакалы районында барлык күпфатирлы йортлар һәм социаль объектлар әзерлек паспортлары алган:
3 үзәктән җылытылучы 45 күпфатирлы йорт;
3 индивидуаль җылытылучы 33 күпфатирлы йорт;
3 турыдан-туры идарә ителүче 10 күпфатирлы йорт;
3 6 социаль объект – район Мәдәният йорты, район үзәк дәваханәсе, “Салават күпере” һәм “Әкият” балалар бакчалары, Балалар иҗат йорты һәм 2нче урта мәктәп — барысы да үзәктән җылытыла.
Шулай ук “Теплосеть” җәмгыятенең 1, 2 һәм 3нче казанлыгы тулы әзерлек белән эш башлады.
Халык фикере
Фирдәвес апа, пенсионер:
“Безнең йортта соңгы елларда җылылык мәсьәләсендә проблемалар булмады. Әмма еш кына ут сүнеп борчый. Кышын мондый хәл булмасын иде”.
Айрат, күпбалалы әти:
“Балалар бакчасына һәм мәктәпкә җылылык вакытында бирелде. Зур рәхмәт!”
* * *
Көзге-кышкы чор торак-коммуналь хуҗалык өчен һәрвакыт сынау булып тора. Бакалы районы хезмәтләре моңа тулысынча әзер булуын күрсәтте. Киләчәктә дә җаваплылыкны тоеп, инфраструктураны яңартып, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү төп максат булып кала. Районда эшләүче хезмәтләр бу бурычны аңлый һәм үз эшен тиешле дәрәҗәдә алып бара.