+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 октябрь 2025, 14:00

Балаларның җәйге ялы хәвефсез узсыз өчен

Бүген Башкортстанның Иҗтимагый палатасында 2025 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Балаларның җәйге ялы хәвефсез узсыз өченБалаларның җәйге ялы хәвефсез узсыз өчен
Балаларның җәйге ялы хәвефсез узсыз өчен
Бу чорда Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан балалар ялы һәм сәламәтләндерү учреждениеләре мониторингы турында Ольга Панчихина сөйләде. Ул аппарат хезмәткәрләре белән быел җәй дәвамында шәһәр читендә һәм мәктәпләр каршындагы 20 лагерьда булган.

Вәкаләтле вәкил җәйге ялның сыйфатын, һәркем файдалана алырлык булуын, хәвефсезлеген тәэмин итүне тикшереп тора, шулай ук ата-аналар һәм педагоглар өчен балаларның төбәктә ял итү хокуклары һәм җәйге ял мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлтелгән мәгълүмати кампанияләр һәм семинарлар оештыра.

Август аенда Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил командасы, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе һәм Әбҗәлил районы хакимияте белән берлектә, «Ирәндек» балалар сәламәтләндерү лагеренда "Бердәм хәвефсезлек көне" үткәрде.

Мониторинг барышында Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил делегациясе агымдагы елның апрелендә беренче тапкыр Стәрлебаш районының «Авангард» лагеренда шикәр чире белән авыручы 44 баланың ял итүен, алар өчен махсус меню төзелүен күрде. Августта «Патриот» хәрби-патриотик паркында начар ишетүче һәм саңгырау 100 бала өчен Русиядә беренче инклюзив хәрби-патриотик смена узды. Уфаның Дим районында "Луч" балаларны савыктыру лагеренда алар 50 балага исәпләнгән палаткалы лагерь эше белән танышты.

Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил канаты астында Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды оештырган, 3 тапкыр тукландырыла торган биш атналык бушлай «Шул җәй» сменасы үткәрелде: болар - лидерлык, иҗади, һөнәри юнәлеш бирү, волонтерлык һәм медиа-сменалар. Проектта Башкортстанның 17 районы һәм шәһәреннән, шулай ук Сочи һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 129 үсмер катнашты.

Ольга Панчихина сыйфатлы, хәвефсез һәм һәркем ала алырлык балалар ялын тәэмин итү өчен түбәндәгеләр кирәк дигән нәтиҗә ясады:
- ял итү һәм сәламәтләндерү программаларын даими камилләштерергә, балалар белән эшләүнең яңа методикаларын һәм формаларын кертергә, персоналның квалификациясен күтәрергә;

- барлык ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләре эшендә хәвефсезлек мәсьәләләрен өстенлекле итәргә; бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен даими инструктажлар, күнекмәләр һәм тикшерүләр уздырырга;

- бигрәк тә авыл районнарында яңа ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен модернизацияләүгә һәм төзүгә инвестицияләр кертергә; грантлар һәм иганәләр, федераль программалар хисабына өстәмә финанслау чыганакларын җәлеп итәргә;

- балалар һәм ата-аналар ял һәм сәламәтләндерү өлкәсендә үз хокуклары һәм мөмкинлекләре турында белсеннәр өчен мәгълүмати кампанияләр үткәрергә; ял оештыру, мониторинг, мәгълүмат бирү һәм кире элемтә өчен санлы платформалар кертергә;

- барлык категориядәге балалар өчен ял итү мөмкинлеген тәэмин итәргә; ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, балалар йортларында, социаль приютларда тәрбияләнүчеләрне, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарында профилактик исәптә торучы балаларны, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән булган балаларны ял итүнең оешкан формалары белән максималь колачлауны тәэмин итәргә.

Башкортстан Иҗтимагый палатасының Мәгариф комиссиясе рәисе Марина Таран җәйге сәламәтләндерү кампаниясе мониторингы нәтиҗәләре турында сөйләде. Быел җәй комиссия һәм муниципаль палаталар әгъзалары җәйге ялның 55 оешмасында булган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас