+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Октября 2025, 13:35

Башкортстан беренче булачак

Башкортстанда 19 меңнән артык льготник “Сөт кухнясы” продукциясен ала.

Башкортстан беренче булачакБашкортстан беренче булачак
Башкортстан беренче булачак
Агымдагы елның 9 ае өчен мәгълүматларны республиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Азат Әскаров тәкъдим итте. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, ташламалар алучыларга уңайлы булсын өчен, түләүсез туклану бирү өчен документлар төбәк “Дәүләт хезмәтләре” порталы һәм “Минем документлар” күпфункцияле үзәге аша электрон формада кабул ителә.

─ Без ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйбыз һәм “Дәүләт хезмәтләре” федераль порталына ташламаны кертү буенча зур эш башкардык. Хәзер хезмәт Русия Санлы үсеш министрлыгында модерациядә. Агымдагы ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрүне көтәбез. Башкортстанның "Сөт кухнясы”ның федераль “Дәүләт хезмәтләре" аша бушлай туклануга документлар кабул итә башлаган беренче учреждение булу мөмкинлеге бар, — дип хәбәр итте министр.

Азат Әскаров, шулай ук, бүгенге көндә республикада 135 өләшү пункты, шул исәптән 63 фирма өләшү пункты, 7 даруханә базасындагы пункт, 65 күчмә пункт булуын өстәде. Моннан тыш, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен, ун тарату пункты урынын алыштырып, сәүдә үзәкләре мәйданчыкларына күчкән.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас