+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 октябрь 2025, 05:50

Башкортстан Республика көнен билгеләде!

Бәйрәм уңаеннан башкалада тантаналы чаралар узды, мөһим объектлар ачылды, яңа троллейбуслар тапшырылды.

Башкортстан Республика көнен билгеләде!Башкортстан Республика көнен билгеләде!
Башкортстан Республика көнен билгеләде!

Республика көне уңаеннан тантаналы җыелыш 10 октябрьдә “Башкортостан” дәүләт концертлар залында үтте. Анда федераль ведомстволар вәкилләре, Беларусь, Абхазия, Үзбәкстан, Һиндстан, Әфганстан делегацияләре, Федерация Советы сенаторлары һәм Дәүләт думасы депутатлары, күренекле спортчылар, спорт федерацияләре җитәкчеләре катнашты.

Залда утыручылар Русия Геройлары Борис Дудко, Руслан Гарифуллин, Сергей Тулинны кайнар сәламләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын бәйрәм белән котлады.

– Кадерле дуслар, ватандашлар, сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәмебез – Республика көне белән котлыйм. Бу көн Башкортстан туган йорты булган барлык кешеләрне, аның үсешенә өлеш керткән һәм бүген дә аның чәчәк атуы хакына үз хезмәтен, энергиясен һәм җанын-тәнен бирүчеләрне берләштерә, – диде ул.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, бүген, Бөек Җиңүдән соң 80 ел узгач, безнең буынга төшкән иң мөһим сынауларны узабыз һәм берләшеп ил тарихын язабыз.

– Каһарман ата-бабаларыбыз кебек, безнең яугирләр сугышларда ныклык, батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтә. Йөзләрчә якташларыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды. Башкортстанда туып үскән 14 кеше Русия Геройлары булды, шуларның 8е – үлгәннән соң. Безнең сугышчыларыбызның батырлыгы мәңгегә Ватан тарихына язылган. Гомерләрен Ватан өчен биргән кешеләрнең исемнәрен йөрәкләрдә саклаячакбыз, – диде төбәк Башлыгы.
Тантаналы җыелышта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

– Яугирләребез алгы сызыкта батырларча сугышканда, без ышанычлы тылны ныгытабыз. Алгы сызыкка һәм яңа төбәкләргә 162 гуманитар олау озатылды. Без махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына 54 төр ярдәм чарасын гамәлгә ашырабыз. Бу максатларга бүленгән акчалар күләмен икеләтә арттырдык – 13тән 30 миллиард сумга кадәр. Бу эштә бөтен Башкортстан катнаша. Сугышчыларыбызга һәм аларның якыннарына ярдәм өчен республика халкына ихлас рәхмәтемне җиткерәм, – диде республика Башлыгы.

Радий Хәбиров искә төшергәнчә, нәкъ 7 ел элек, 2018 елның 11 октябрендә ил Президенты Владимир Путин аңа Башкортстанны җитәкләүне ышанып тапшырды.

– Бу сынаулы чорда үз республикам, үз халкым белән бергә булуым белән мин бәхетле. Һәм бөтен көчемне туган Башкортстаным үсешенә бирәм. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! – диде Радий Хәбиров.
Бәйрәм көнендә Уфаның Совет мәйданында Башкортстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 578 укучы тантаналы рәвештә “шәйморатовчылар” сафына кабул ителде.
Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Төбәк җитәкчесе Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

– Бүген – сезнең өчен үзенчәлекле көн. Республика көнендә сез милли каһарманыбыз Миңнегали Шәйморатов исемен горурлык белән йөрткән кешеләрнең зур тату гаиләсенә кушыласыз, – диде Радий Хәбиров. – Бу – югары дәрәҗә һәм бик зур җаваплылык.

Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агыйдел елгасы аша яңартылган күперне ачу тантанасында катнашты.

Мәгълүм булуынча, 1956 елда төзелгән корылмага капиталь ремонт 2022 елның мартында башланды. Аны “Көньяк капка” проекты кысаларында инфраструктур бюджет кредитын җәлеп итеп, “Уралмостострой” компаниясе башкарды.

Радий Хәбиров уфалыларны һәм башкала кунакларын Республика көне һәм яңартылган күперне эшләтеп җибәрү белән котлады, шулай ук төзүчеләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Объект ачылганнан соң Башкортстан Башлыгы һәм мәртәбәле кунаклар яңартылган күпер буйлап үтте һәм транспорт хәрәкәтенә старт бирде.
Республика йорты каршындагы мәйданчыкта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Транспорт инфраструктурасы идарәсенә “Горожанин” маркалы 10 яңа троллейбус ачкычларын тапшырды.

Уфа трамвай-троллейбус заводы тарафыннан Минск автозаводы белән берлектә җитештерелгән техника шәһәр электр транспортын үстерү программасы кысаларында сатып алынган.

Радий Хәбиров, шулай ук, “Беллегпром” концернының “Да Дому” челтәре кибетен ачуда катнашты.

Монда Беларусьның танылган брендлары продукциясе, шул исәптән тукыма эшләнмәләре, савыт-саба, кием-салым, интерьер дизайны өчен товарлар тәкъдим ителгән. Уфадагы кибет, Русиядә әлеге сәүдә челтәренең Екатеринбург һәм Новосибирскидан соң, өченче ноктасы булды.

Радий Хәбиров ассызыклавынча, республика Беларусь партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк.

Башкортстан Башлыгы Уфаның Калинин районындагы Ильич скверын һәм мозаикалы фонтанны реконструкцияләү барышы белән танышты.
Иҗтимагый киңлек Нефтехимиклар мәдәният һәм ял паркы каршында, Беренче май һәм Александр Невский урамнары киселешендә урнашкан. 1975 елда биредә совет модернизмы стилендә мозаикалы фонтан төзелгән. 2000 елда корылма ябылган, ә былтыр аны реконструкцияләү эшләре башланган иде.

Радий Хәбиров Калинин районында яшәүчеләр белән аралашты, алар төбәк җитәкчесенә шәһәрнең төньяк өлешен төзекләндерүгә игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Абхазия Республикасы делегациясе белән берлектә Дуслык монументына чәчәкләр салды һәм Агыйдел елгасы буендагы Колоннадада булды.

Чарада Абхазия вице-президенты Беслан Бигвава, Абхазиянең юстиция министры Анри Барциц һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Андрей Назаров билгеләвенчә, Башкортстан белән Абхазия арасындагы бәйләнешләр ныклы һәм вакыт белән сыналган, ике республиканы сәүдә-икътисади, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек бәйли.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас