Иң беренче булып килим,
диеп,
Өскә матур яңа күлмәк
киеп,
Хәтерлим мин әле
бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып
киткәнем...
Радио эфирыннан шушы җыр яңгырый башлау белән гамьсез һәм бәхетле балачак, укучыларның шат тавышларыннан шаулап-гөрләп торган мәктәп еллары, беренче укытучым күз алдына килә дә баса. Җырдагыча, “безне сөеп, безгә белем биргән”, изге эшләре белән хәтердә уелып калган беренче укытучым Тәгъзимә апабыз Ногманованы бу якты дөньяда соңгы сулышларыма кадәр оныта алмамдыр кебек...
...Хәтерлисездер, мәктәптә укыганда еш кына “Үскәч кем булырга хыялланасың?” дигән темага инша яздыралар иде. Мин берсендә дә киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагым турында анык кына язганымны хәтерләмим. Хәер, әле 12-13 яше дә тулмаган малай-кызларның тәгаен генә бер фикере булмавы гаҗәп тә түгел. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый башлаганның беренче атнасында татар теле укытучысы, әле быел гына 92 яшенә җитеп вафат булган Бәйнә Салихҗан кызы Сәлимгәрәева тәкъдим иткән иншаның темасы “Мин ни өчен укытучы һөнәрен сайладым?” дип куелган иде. Мин анда, һич тартынмыйча, башлангыч сыйныфларда ук беренче укытучыма охшарга теләп, өйдә үзем генә калганда тырыша-тырыша “дәрес аңлатуларым”, бер гөнаһсыз сабыйлар күңеленә белем орлыклары чәчәргә, аларны кешеләргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өйрәтергә хыяллануым хакында бәйнә-бәйнә яздым. Әлбәттә инде, беренче укытучымның гүзәл сыйфатларын тасвирларга тырыштым. Гәрчә, укытучы хезмәтен сайларга туры килмәсә дә, күңелемдә бу һөнәр ияләренә карата һәрвакыт ихтирам, хөрмәт хисләре сакладым, аларга гомерем буена сокланып яшәдем. Ләкин, ничек шулай килеп чыккандыр, туып-үскән авылымнан киткәннән бирле (ә аңа инде 60 елга якын вакыт узган) беренче укытучым белән бер тапкыр да очрашып сөйләшергә насыйп булмады. Хәзер уйлыйм: бәлки, шулай хәерлерәктер дә. Ул минем хәтердә һаман да шулай матур, ягымлы, тыйнак, яшь килеш саклана. Бик-бик соңлап булса да, беренче укытучымның нәфис иңнәренә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак ак шәл салып сөендерәсем, олы рәхмәтемне җиткерәсем килгән иде. Базарда сәүдә итүче татар апаларыннан шундый шәлне сатып та алган идем. Әмма, ни кызганыч, туган якларга кайтырга әзерләнеп йөргән көннәрдә йөрәк өзгеч хәбәр килеп иреште: безне хәреф танырга, матур һәм дөрес итеп укый-язарга өйрәткән, тынны куырып алырдай кышкы чатнама салкыннарда, адәм баласы адашырлык ачы бураннарда малайларның бүрек колакчыннарын төшереп, бишмәтләребезнең якаларын күтәреп, шарфларыбызга кадәр урап, аркаларыбыздан сөеп мәктәптән озатып калган беренче укытучыбыз Тәгъзимә апа мәңгелеккә китеп барган... Йөрәгем кысылып куйды... Үземне, никтер, гаепле сиздем... Башкортстанның Бүздәк районы Түреш авылы зиратында җирләнгән беренче укытучымның каберенә чәчәкләр салырга булса да соңламаска иде инде...
Без укыганда укытучыларга исемнәре яки әтиләренең исемнәрен кушып эндәшү гадәте юк иде бит, “апа” да “апа”, “абый” да “абый”. Кая инде ул ятрак күренгән абый-апалардан, ягъни читтән килгәннәреннән “Апа (яки абый), сез кайсы районнан яисә шәһәрдән килдегез безнең авылга, кайда укыдыгыз?” – дип сорарга кыюлык?! Боларга җавапларны мин бик озак еллардан соң гына шушы нәни генә истәлекне язганда таптым. Сыйныфташларыма да, Тәгъзимә апаны күреп белгән, ихтирам иткән, җылы сүзләр белән генә искә алган авылдашларыма да мәгълүм булсын: Тәгъзимә Мулланур кызы Мулланурова 1921 елда Башкортстанның Балтач район үзәгендә туган, Уфада Укытучылар институтының тарих факультетын тәмамлаган. Тормыш юлдашы, шулай ук мөгаллим һөнәрен сайлаган авылдашыбыз Әхнәф абый Ногманов (ул безне югары сыйныфларда физика, рәсем дәресләреннән укытты) белән бергә ике малай, бер кыз үстерәләр. Уллары вафат, ә игезәк сыңары булган кызлары исән-сау, Уфада яши икән. Боларын миңа Тәгъзимә апаның килене, каенанасы кебек бик тә ачык күңелле, йөзендә иман нурлары балкуы сизелеп торган Рәмилә ханым телефоннан сөйләде. “И-и авылдашым, әниебезне (игътибар итегез, “каенана” да түгел, “бианай” да түгел) онытмаганыгыз, шулай хөрмәт белән искә алганыгыз өчен зурдан-зур рәхмәт яусын Сезгә, әниебезнең рухы шатлансын, урыны җәннәттә булсын иде”, дип, боздай салкын күңелләрне дә эретерлек сүзләр әйтеп саубуллашты ул минем белән. Әәәмиин, шулай гына була күрсен!..
Безгә гаҗәеп тә серле, адәм баласының исе-акылы җитмәстәй белем, мәгърифәт дөньясы ишекләрен ачып керергә көчләреннән килгәнчә ярдәм иткән, әнкәйләребез кебек кайгыртучан, изге күңелле газиз укытучыларыбызның исәннәренең хәл-әхвәлләрен белешеп торырга, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә ихлас котлау сүзләрен җиткерергә, урамнарда очратканда баш иеп сәлам биреп үтәргә, иң җылы сүзләр, теләкләр әйтеп, күңелләрен күтәрергә, ә инде фани дөньяларга күз йомып, бакыйлыкка күчкәннәрен догаларыбыздан калдырмаска, актык урыннарының оҗмах түрләрендә булуларын сорарга иде. Үкенерлек булмасын иде...
Тәлгать ХАМАТШИН.
Бүздәк авылы.