Шул ук вакытта 297 бакчачылык ширкәтендә керү юллары ремонтланды, 63 ширкәттә электр энергиясен исәпкә алучы 11,4 мең данә прибор урнаштырылды, 218 ширкәткә эчке инфраструктура объектларын – су белән тәэмин итү һәм янгын сүндерү системаларын, контейнер мәйданчыкларын ремонтлау чыгымнары компенсацияләнде.
Бакча ширкәтләре халкы өчен шәхси янгын хәбәрчеләрен сатып алу дәвам итә. 2023 елдан аларның саны 3 меңнән артык тәшкил итте. Быел "СНТ"лар территориясендә янгыннар саны, 2024 елдагы белән чагыштырганда, 45 процентка кимегән.
Бакчачылык секторына ярдәм итүнең тагын бер төп юнәлеше - Русия Президенты кушуы буенча уздырылучы социаль газ кертүне төгәлләү. Бу программа кысаларында барлыгы 3,3 меңнән артык килешү төзелгән, зәңгәр ягулык 754 участокка китерелгән дә инде. Төбәктә социаль "догазификация" шартларына потенциаль рәвештә 433 ширкәттәге 15 меңнән артык йорт эләгә.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров бакчачылык секторын үстерүгә комплекслы якын килүнең мөһимлеген һәрдаим ассызыклый. "Безнең ширкәтләр белән идарә итү системасын булдыруыбыз мөһим. Муниципалитетларда хакимият башлыкларының җаваплы урынбасарлары бар. Алар "СНТ" вәкилләре белән даими очрашып тора, актуаль сорауларга аңлатма бирә, - диде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, без шәһәрләрдә һәм авылларда бакчачылык продукциясен сату өчен бушлай урыннар оештырдык. Киләсе сезонга аларны тәртипкә китерү, шундый нокталарның санын саклап калу мөһим".
Агымдагы елда 128 бакчачылык ширкәтенә 168 миллион сумлык ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Барлыгы дүрт ел эчендә 602 бакча ширкәтенә 750 миллион сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Акчалар эчке инфраструктураны үстерүгә, керү юлларын ремонтлауга һәм электрлаштыруга юнәлтелә.
Шушы елдан дәүләт ярдәме электрон рәвештә бирелә. Бу субсидияләргә һәм грантларга заявкалар бирүне сизелерлек гадиләштерә һәм тизләтә, финанс ресурсларын бүлүнең нәтиҗәлелеген арттыра.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ел саен иң яхшы бакча ширкәтенә конкурс үткәрелә. Агымдагы елда конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәсендә 14 "СНТ" 500 мең сумлык грант алды. Акчалар инфраструктураны яхшырту буенча комплекслы проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Бакча ширкәтләре, нигездә, акчаны хәвефсезлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтә: заманча видеокүзәтү системалары, автоматлаштырылган капкалар һәм шлагбаумнар урнаштыралар, шулай ук балалар өчен уен зоналарын төзекләндерәләр.
Грант отучы бакчачылык ширкәтләренең берсе - Уфа районындагы "Яңа Осоргино" бистәсе". Ул 1992 елда төзелгән. Бакчада 800дән артык участок бар. Территориядә 30дан артык гаилә даими яши. Ике мәктәп автобусы килә. Үзәк урамда яктырту һәм видеокүзәтү бар, электр челтәрләре урнаштырылган. Һәр урам янгынга каршы инвентарь белән җиһазландырылган, ул 2023 елда субсидияләргә сатып алынган. Ике чүп мәйданчыгы җиһазландырылган
- Грант акчасына балалар мәйданчыгы төзеп куйдык. Аны балалар мәйданчыкларын җитештерүгә һәм төзүгә махсуслашкан фирма эшләде. Гранттан тыш, үз акчабыз да җәлеп ителде. Мәйдан территориясендә күпфункцияле ике уен комплексы, комлык, өй, таганнар бар. Балалар бу бүләкне күптән көтте. Бүген һәммәбез шат. Грант өчен зур рәхмәтләребезне күндерәбез, - диде "Яңа Осоргино" бистәсе" ширкәте җитәкчесе Юлия Савельева.