+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Октября 2025, 04:20

Каләм җырлый – Галәм тыңлый

Нефтекама шәһәрендә шигърият кичәсе үтте

Каләм җырлый – Галәм тыңлыйКаләм җырлый – Галәм тыңлый
Каләм җырлый – Галәм тыңлый


Сезнең уйланганыгыз бармы: нәрсә ул язучы өстәле? Язучы өстәле – ул илһам чишмәсе, уйларның очыш мәйданы, җанга үтеп керер сүзләрнең сандыгы.
Язучы өстәле – ул тормыш елъязмасы, меңнәрчә язмыш, аларның шатлык-хәсрәтләре, өметләре һәм хыяллары. Ул – йокысыз төннәрнең шаһиты, елга булып агучы уйлар һәм илһамга гына буйсынучы галиҗәнап Каләм!
Вагыйгалар. Образлар. Геройлар һәм характерлар. Тарих һәм мәхәббәт. Ак һәм кара. Көч һәм көчсезлек. Яманлыкны җиңәр яхшылык! Язучы өстәле – ул серле кырык тартма...
Язучы өстәле – ул халык мөнбәре, дөньяга Сүз ярала торган изге урын. Биредә сакланган караламаларда, әйтерсең, бөтен дөнья яшерен­гән. Ул, гүя, башка үлчәмнәргә ишек ача торган портал. Язучы өстәле – ул тормышның үзе...

Нефтекама шәһәрендә үткән “Каләм җырлый – Галәм тыңлый” дип аталган очрашу кичәсе, менә шул изге урынга һәм шул өстәлләр артында иҗат итүче кешеләргә багышланган иде. Аны шәһәрнең мәгариф бүлеге һәм “Инеш” әдәби берләшмәсе оештырды. Чарада шәһәрнең татар һәм башкорт телләрендә иҗат итүче “Инеш” әдәби берләшмәсе әгъзалары, “Поэтический Нефтекамск” оешмасы иҗатчылары катнашты.
“Инеш” әдәби берләшмәсенең тарихы бик зур һәм нәтиҗәле. Ул 1979 елда “Акчарлак” исеме астында иҗат түгәрәге булып, “Алга” гәзите каршында оешкан. Соңрак, үзләренә аерым бүлмә бүлеп бирелгәч, Нефтекама шәһәрендә төпләнгән һәм менә инде кырык елдан артык уңышлы эшләп килә. Биредән бик күп танылган язучылар, шагыйрьләр үсеп чыккан. Шулар арасында иҗат дөньясында исемнәре киң билгеле Нәҗибә Сафина, Рафига Усманова, Эдуард Әгъзами, Рәфис Нуртдинов та бар. Бүген әдәби берләшмәне “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова уңышлы җитәкли.
“Поэтический Нефтекамск” исә соңрак – 1997 елда оеша. Әдәби берләшмәнең барлыкка килүенә шагыйрьләр Рудольф Всесвятский, Людмила Галинурова, Елена Юргенсон, “Красное знамя” гәзите мөхәррире, шагыйрә Галина Завялова зур тырышлык сала. Менә инде озак еллар иҗади берләшмә уңышлы иҗат итә, китаплар чыгара, очрашулар үткәрә. Бу эшләрнең барысына да аның алыштыргысыз җитәкчесе Михаил Ковин зур көч салды.
Очрашу чарасы Гөлнара Гыйлемханова сүзләренә Чулпан Гафурҗанова язган “Нефтекама” җыры белән башланып китте. Аны “Чулпан” татар җыр фольклор ансамбле башкарды.
Сәхнәгә шәһәрдә киң танылган шагыйрә Наҗия Басыйрова күтәрелде. Искиткеч талант иясе Наҗия Карам кызы Краснокама районында туып-үскән. Ул – бик күп җырлар һәм “Агым суларга каршы” дип аталган китап авторы. Чарада Наҗия ханым “Тукай – дөнья, Тукай – Җир шары” дигән шигырен укып ишеттерде.
Рәвилә Решетникова урыс телендә яза. Күптән түгел авторның, моңа кадәр чыгарылган китабына иш булып, “Седьмой перекресток” дигән җыентыгы дөнья күрде. Рәвилә Зөфәр кызы чарада бик матур шигырьләрен укып ишеттерде. Аеруча Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм әтисенә багышланган шигыре күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылды.
“Поэтический Нефтекамск”тан килгән тагы бер кунак – Римма Сафиуллина. Шәһәрдә аны күбрәк балалар язучысы буларак беләләр. Әмма ул өлкәннәр өчен дә яза, “Красное знамя” гәзитендә аның бик күп мәкаләләре дөнья күрде, укучылар төрле сәяхәтләргә багышланган язмаларын аеруча яратып укый. Кичәдә Римма Сафиуллина балалар өчен язган шигырьләрен укыды.
Чараны “Инеш”тән Диләрә Рәхимова дәвам итте. Ул укучылар алдында “Бер сүз җитә” дигән шигыре белән чыгыш ясады. Диләрә Нурулла кызының бик күп шигырьләренә җырлар язылган. Аның “Әтием юкәләре” дигән җырын танылган җырчы Әнвәр Нургалиев, ә “Әнкәйләр ул бер генә” дигән җырын Илнур Вәлитов башкара. Менә шундый тыйнак кына талант иясе ул Диләрә Нурулла кызы. Кичәдә “Чулпан” ансамбле солисты Римма Таһирова авторның “Синең күзләр” дигән яңа җырын башкарды.
Шигъри очрашуны Елена Аллаярова дәвам итте. Талантлы кеше барлык яклап та талантлы, дигәнне исбатлап, Елена шигырьләр дә яза, бик матур итеп сурәтләр дә төшерә. Ул – берничә китап иллюстраторы. Шулай ук, гитарада уйный, үзе бик матур итеп җырлый да әле! Лена кичәдә шигырьләрен укып кына калмады, ә иҗатташы Ирина Козикова сүзләренә язылган “Солдат” дигән җырны да башкарып ишеттерде.
“Инеш”ле Данил Хуҗин – иң нәтиҗәле иҗат итүчеләрнең берсе. Ул – шәһәрдә Композиторлар берлеге җитәкчесе, бик күп җырлар авторы: сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат итә. Шулай ук, гармунда уйный, үзе башкара. Менә шундый талант иясе ул. Чарада Данил Бикмөхәммәт улы махсус хәрби операциягә багышланган “Молю, Господь” дигән җырын ишеттерде.
Чарада, шулай ук, Светлана Вәлиева һәм Нурия Галиева сүзләренә Чулпан Гафурҗанова язган ике җыр – “Сагыш” һәм “Гөрләп яшәдек без” җырлары башкарылды. Светлана Вәлиеваның “Сагыш” җыры чарада беренче тапкыр яңгырады, аны Зинидә Фәйзуллина башкарды. Светлана Хафиз кызы, үзен шагыйрә дип санамаса да, бик мәгънәле, матур шигъри юллар иҗат итә.
Нурия Галиева – бик күп шигырьләр авторы. Аның “Атларымны туктатмагыз!” дигән җыентыгы шигърият сөючеләргә зур бүләк булды. Без исә өлкән яшьтәге “Инеш”леләрнең әле дә шулай ялкынланып иҗат итүенә шатланабыз.
Сәхнәгә күтәрелгән чираттагы автор – Нәҗип Исламов. “Мин Нефтекамада яңа шагыйрь ачтым” дигән иде аның турында халык шагыйре Наҗар Нәҗми, Нәҗипнең шигырьләре белән танышкач. Искиткеч тирән эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр иҗат итүче Нәҗип күпкырлы талант иясе. Бик матур итеп гармунда уйный, җырлый, озак еллар “Без” дип аталган татар театрында төп рольләрдә уйнады. Менә шундый алар, Нефтекама шагыйрьләре һәм язучылары – иҗади мәйданны нык тота! Очрашу барышында Нәҗип, гармунда уйнап, тамашачыларга үзенең җырын бүләк итте.
“Поэтический Нефтекамск” авторы Александр Андриенко шигырьләрен укый башлау белән тамашачының бөтен игътибарын үзенә җәлеп итте: ул – талантлы шагыйрь генә түгел, искиткеч оста оратор, башкаручы да. Бу юлы да Александрның шигырьләрен зал йотлыгып тыңлады.
Барлык тирә-як шигъри халәт белән тулган искиткеч бай, тирән эчтәлекле чара булды ул “Каләм яза – Галәм тыңлый” кичәсе.
– Нефтекама шагыйрьләренең иҗатын сез уку китапларында тапмассыз, әмма укытучыларыгыз аша шәһәребездә яшәүче шагыйрьләрне беләсез, очрашуларга чакырасыз. Иҗатлары, чыннан да, бик бай безнең авторларның, аларны шушындый сәхнәләргә ешрак чыгарасы, тамашачыны Шагыйрь һәм Шигырь белән таныштырасы килә. “Поэтический Нефтекамск” оешмасы да – безнең фикердәшләребез, очрашуны бергә үткәрү чараны баета һәм ямьли генә, – диде чараны оештыручы, шәһәрнең “Инеш” әдәби берләшмәсен җитәкләүче Гөлнара Гыйлемханова.
Ул әлеге очрашуны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Уразаевка, методист Раушания Вәлинуровага, Иҗат сарае җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде.
Кичәне бу көнне шигырьләр белән “Рухият” театры артистлары Рамил Лотфуллин, Миңлегөл Лотфуллина, Рәмзия Зиннәтуллина, Рәзиф Хәдимуллин, Рәйсә Ямилова бизәде. Шулай ук, Нефтекама дәүләт филармониясе солисты Илнур Мөфтәхов тамашачыларга үзе язган “Кызларым” дигән җырын бүләк итте. Балалар иҗат Сараеның атказанган “Миллениум” спорт биюләре коллективы “Кара юрга” биюе белән ямьләде. Кичәне филармония солисты Чулпан Гафурҗанова алып барды.
– Мондый чаралар бик кирәк. Укучылар бүген бик күп авторлар белән танышты, үзебезнең шәһәрдә бик күп талантлар барлыгын белде. Без “Инеш”, “Поэтический Нефтекамск” берләшмәләренә һәм бу чараны оештырган Гөлнара Гыйлемхановага бик рәхмәтлебез, – диде мәгариф бүлеге методисты Раушания Вәлинурова.
Әйе, патриотик тәрбия, туган телгә сөю, кече Ватаның белән горурлану шушындый чаралардан башлана. Үз шәһәреңдә шундый талантлар барлыгын белү яшьләрдә горурлык хисләре уята. Шуңа да мондый очрашулар бик кирәк һәм без алар үткәрелеп торыр, соңгысы булмас, дип ышанабыз.

Гөлнара Сөләйманова.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас