Башкортстан – Русиядәге иң үзенчәлекле төбәкләрнең берсе. Ел саен аның туристик мөмкинлекләре киңәя, килүче туристлар саны үсә бара. Бу, үз чиратында, төбәк икътисадына, инфраструктурасына һәм халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә.
2018 елда ул вакытта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикадагы эчке туризм торышын “катлаулы” дип бәяләгән иде. Моның төп сәбәбе кирәкле инфраструктура җитмәү булды. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен республикада туризм тармагын үстерүгә юнәлтелгән күпсанлы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла башлады. Алар арасында туризм өлкәсендә эшләүче эшкуарларга грантлар, субсидияләр бирү, шулай ук өстәмә ташламалар да каралды.
Төбәктә туризм үсеше – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Соңгы елларда әлеге тармакта сизелерлек уңышларга ирешелде. Төбәктәге туризм үсешенә, пандемия һәм махсус хәрби операция шартларына карамастан, җитди игътибар бүленде. Былтыр Башкортстанга килгән туристлар саны 2,3 миллионнан артты һәм федераль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә туризм инфраструктурасын үстерүгә 1,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Президент Владимир Путин, туризм үсешенә аерым игътибар биреп, болай дигән иде:
“Эчке туризм үсеше – безнең озак вакытлы стратегиянең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Алты ел эчендә туристлык тармагы – 5 процентка кадәр артырга, ә кунакханәләрдән файдаланган сәфәрчеләр саны 140 миллион кешегә кадәр үсәргә тиеш. Кунакханәләр һәм зур булмаган кемпинглар, тау чаңгысы курортлары һәм күңел ачу парклары төзүне дә кертеп, ял итү өчен уңайлы шартлар булдырачакбыз”.


Моның ачык үрнәге – Башкортстанда ял итәргә теләк белдерүче туристлар саны арта. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада 2,3 миллионнан артык кунак булган. Чагыштыру өчен: 2010 елда төбәккә туристлар агымы 762,4 мең кеше тәшкил иткән, ә 2018 елда — 943 мең кеше.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туризм инфраструктурасын үстерүне төбәк өчен иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады, республика халкы һәм кунаклары Башкортстанда ял итә алсын өчен шартлар булдыру бурычы куйды.
“БАШКОРТСТАННЫҢ ГАҖӘЕП ТАБИГАТЕН МӨМКИН КАДӘР КҮБРӘК КЕШЕ КҮРЕРГӘ ТИЕШ. ШУЛ УК ВАКЫТТА РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА ҮЗЕБЕЗНЕҢ ХАЛКЫБЫЗ ӨЧЕН АЧАРГА ТЫРЫШАБЫЗ, АЛАРНЫҢ КҮБЕСЕ КЕЧЕ ВАТАНЫБЫЗНЫҢ БАРЛЫК МАТУРЛЫГЫН БЕЛМИ ДӘ. ИДАРӘ КОМАНДАСЫНЫҢ БУРЫЧЫ – ӘЛЕГЕ ТАРМАККА ИНВЕСТОРЛАРНЫ ҖӘЛЕП ИТҮ ӨЧЕН КИРӘКЛЕ ИНФРАСТРУКТУРА БУЛДЫРУ”, – ДИП БЕЛДЕРДЕ ТӨБӘК ҖИТӘКЧЕСЕ.


Башкортстанда һәр елны яңа туристик объектлар ачыла һәм алар төбәктә туризм үсешенә зур өлеш кертә. Мәсәлән, 2019-25 елларда республикада түбәндәге яңа туристик локацияләр булдырылды: “Шүлгәнташ мәгарәсе” тарих-мәдәни музей-тыюлыгы төзекләндерелде, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле төзелде, күптөрле глэмпинглар ачылды (“Катрина”, “Борвиха”, “Экстрим”, “Елки-Палки”, “Kараидел”, “ПавловкА-frame”, “Любимое место”, “Natura park”, “Благолэнд”, “Новый мир” һ.б.), Белорет районында “Малидак” паркы төзекләндерелде, Чишмә районындагы Турахан төрбәсе янында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзелә һәм башкалар.
Өстәвенә, Башкортстанда даими рәвештә Русия һәм Халыкара дәрәҗәдәге мөһим чаралар үтә (“Терра-кыш”, “Айда играть”, “VK Fest”, “Сөт иле” фестивальләре, “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция сабантуе, “Китап-Байрам” Халыкара китап ярминкәсе һ.б.)
Бу объектларны ачу республикадан гына түгел, ә бөтен Русия һәм чит илләрдән дә туристларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Әлеге проектлар, иң беренче чиратта, мәдәни мирасны саклауны, урындагы инфраструктураны үстерүне һәм яңа эш урыннары булдыруны максат итеп куя. Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында республика җитәкчелеге тарафыннан туризм өлкәсендә шактый киң ярдәм чаралары эшләнде. Яшь эшкуарлар өчен гамәлдә булган грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек ярдәм чаралары эшчәнлеккә этәргеч булып тора.


Мисал өчен: эшкуар Андрей Иващенконың Краснокама районы Николо-Березовка авылының тарихи өлешендәге “Барский дворик” мини-кунакханәсенә туристлар ел әйләнәсенә килә. Алар шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә, авылның тарихи урыннары белән танышырга, Кама елгасында балык тотарга, гаилә белән табигатьтә, әмма уңайлы шартларда вакыт уздырырга тели.
Андрей гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Николо-Березовка сәүдәгәр авылы буенча инклюзив туризм” проекты белән конкурста җиңеп, проектны гамәлгә ашыру өчен 3 миллион сумлык грант алды.
– Проект, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә (башлангыч этапта ишетү сәләте чикле кешеләр турында сүз бара), Николо-Березовка авылының тарихи өлеше буенча ике көнлек туристик маршрут булдыруны күздә тота. Аның кысаларында кимендә өч эш урыны булдырырга планлаштырабыз. Ишетү сәләте чикле кешеләр өчен махсус мәгълүмат җиһазлары (мәгълүмат стендлары, билгеләр, табличкалар, терминаллар, полиграфик продукция) алынды. Болар барысы да инвалидлар өчен генә түгел, ә Краснокама районына туристлар агымын арттыруга да этәргеч булачак дип ышанабыз, – ди Андрей Иващенко.


Ә Балтач районындагы Яңа Яхшый авылы янында барлыкка килгән “Алтын башак” ял базасы, яңа сулыш алып һәм тулысынча яңартылып, гаилә ялының заманча үзәгенә әйләнде. Биредә 100 квадрат метрдан артык мәйданда заманча А-фрейм стилендә корылган 3 йорт берьюлы 12 кешене кабул итә ала. Һәр йорт – уңайлы кунак бүлмәсе, заманча кухня, душ һәм йокы бүлмәләре белән тәэмин ителгән. Бу шартлар гаиләләргә, дус-ишкә рәхәтләнеп ял итәргә, көнкүреш уңайлыкларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә.
Балтач районының туризм потенциалы бик зур. Безнең төп бурычыбыз – кунакларга уңайлы шартлар булдыру, аларны милли йолаларыбыз, табигать матурлыгы белән таныштыру. Районда яңа гына ачылган глэмпинглар, мәсәлән, “Түбәтәй”, “Ямурза ишегалды”, “Алтын башак” бу юнәлештә зур адым булып тора. Безнең максат – Балтач районын чын мәгънәсендә туристлар өчен уңайлы, кызыклы һәм истәлекле урынга әйләндерү”, – ди районның бизнес-шерифы Диана Әхтәмова.
Күрүебезчә, бүген республикада туризм төрле юнәлешләр буенча үсеш ала. Туристлар агымы арта, туристлык базарында тәкъдимнәр төрлеләнә.