+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 октябрь 2025, 05:50

Салымнарны хәзер үк түләп куегыз!

Ни өчен әлеге бурычны сузарга кирәкми һәм моны ничек тиз эшләп була?

Салымнарны хәзер үк түләп куегыз!Салымнарны хәзер үк түләп куегыз!
Салымнарны хәзер үк түләп куегыз!
Шушы көннәрдә Башкортстан халкы салым органнарыннан 2025 елның 1 декабренә кадәр милек салымнарын түләү кирәклеге турында хатлар алды.
Милек салымы –─ сезнең милектә булган фатир, йорт, гараж һәм башкалар өчен дәүләткә түләү. Шул ук вакытта сез алардан файдаланасызмы-юкмы, мөһим түгел, аны барыбер милек хуҗасы түли. Шулай ук, җир участогы һәм автомобиль өчен дә салым түләргә кирәк. Формаль яктан бу салымнар төрле.
Бүген без терминнарда ничек буталмаска һәм ни рәвешле мөмкин кадәр тизрәк барысын да түләргә кирәклеге турында сөйлибез. Әле без 2024 ел өчен милек салымы түлибез. Әгәр сез фатир, машина, бакча һәм башкаларны быел сатып алгансыз икән, әлегә берни дә түләргә кирәкми.


1. Өч минут җитә

Элек салымны түләү өчен почтага яисә банкка барырга, чиратта торырга һәм квитанцияне күп саннар белән тутырырга кирәк иде. Хәзер барысын да мөмкин кадәр гадиләштерделәр, хәтта диваннан торырга да кирәкми. Менә өч ысул. Алар — салымнарны банкка яисә почтага бармыйча, чиратсыз, комиссияләрсез тиз түләүнең гади ысуллары.
 
1. lkfl2.nalog.ru сайтындагы салым түләүченең шәхси кабинетына керегез, “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша авторизацияләнегез, “Салымнар” бүлеген ачыгыз һәм “Түләүгә сумма” төймәсен күрерсез. Анда басыгыз, карта номерын кертегез. Салымнар түләнде.
 
2. “Дәүләт хезмәтләре”н ачыгыз. “Квитанция буенча түләү” сервисына керегез һәм УИН номерын кертегез. Бу — сезнең исәпнең 20-25 санлы номеры, ул куар-код белән янәшә исәп-хәбәрдә язылган.
 
3. Янә дә үзегезнең “Бердәм салым исәбе”н тулыландырырга мөмкин һәм салымнар аннан автомат рәвештә алыначак. Бу телефонга акча салган кебек: сез күпме кирәк, шулкадәр саласыз, акча сөйләшүләр өчен дә, Интернет өчен дә, хәтта смслар өчен дә алына. Сездә андый исәп бар, аны барлык гражданнарга 2023 елда ук ачтылар. Ул бушлай, сез аның өчен берни дә түләмисез. Аны салым түләүченең шәхси кабинетында тулыландырырга мөмкин.

Игътибар!
Кайвакыт мошенниклар, охшаш адрес булдырып, ялган сайтлар эшли. Үзегезнең дөрес сайтка керүегезгә инаныгыз! Бездә – дөрес ресурсларга сылтамалар.

2. Суммалар зур түгел

Кайбер илләрдә милек салымы күләме аның бәясенең 2-3 процентына җитә, шуңа анда милекче булу акча янчыгында шактый сизелергә мөмкин. Бездә ставкаларны һәр шәһәр һәм район үзе билгели, ләкин алар алай зур түгел – процентның күпмедер өлешен тәшкил итә. Мәсәлән, Уфада кадастр бәясе 4 миллион сумга кадәр булган фатир өчен салым ставкасы 0,11 процент тәшкил итә, ә 4 миллионнан 7 миллион сумга кадәр булган фатир өчен – 0,165 процент.
Шәхси мисал. Уфада минем 50 квадрат метр мәйданлы фатирым һәм Кырмыскалы районында алты сутый бакчам бар. Фатир өчен ─– 1802 сум, ә бакча өчен 350 сум салым килде. Барлыгы 2152 сум, ягъни аена нибары 179 сум. Аена бер тапкыр каһвәне кафеда түгел, өйдә эчәрмен.
 
Сезнең муниципалитетта нинди ставкалар булуын шушы сылтама буенча белергә мөмкин: https://www.na­log.gov.ru/rn02/ser­vice/tax/ “Муниципаль берәмлек” графасында үзегезнең районны языгыз, ә исәпләү өчен 2024 елны сайлагыз. Фатирның, йортның, яки участокның исәпләү өчен кирәкле кадастр бәясен салым түләүченең шәхси кабинетында карагыз. Аны берничә елга бер тапкыр яңадан исәплиләр, шуңа күрә түләү күләме үзгәрергә мөмкин.

3. Бу –─ юллар, хезмәт хаклары һәм чисталык

Милеккә салым һәм җир салымы урындагы бюджетларга керә. Транспорт салымы республика бюджетына, ә аннан Юл фондына юнәлтелә. Алар исәбенә яңа юллар, күперләр, юлүткәргечләр төзелә һәм ремонтлана.
Кемдер биш йөз сум, кемдер мең сум түләгән, шул рәвешле 2024 ел нәтиҗәләре буенча Уфа бюджетына миллиард сумнан артык милек салымы кергән! Бу акчадан балаларыбызга белем бирүче укытучыларга һәм урамнарны чисталыкта тотучы, чәчәкләр утыртучы һәм кышын кардан чистартучы коммуналь хезмәткәрләргә хезмәт хакы түлиләр.

4. Салым түләмәү ─ – җинаять

Әйе, сез белмәдегезме? Өстәвенә, нияткә һәм түләнмәгән сумма күләменә бәйле, бу административ җаваплылык та, җинаять җаваплылыгы да булырга мөмкин. Гадәттә, башта салым түләмәүчеләрне кисәтәләр һәм Русия Үзәк Банкының бурыч көненә төп ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пеня исәплиләр. Бу Русия Салым кодексының 75нче мәддәсендә язылган. Әле ставка — 17 процент. Димәк, бурычлы кешегә көн саен 1000 сумнан 5 тиен пеня исәпләнәчәк.
Әмма закон буенча катгыйрак чаралар да бар.
 
Мәсәлән, әгәр кеше вакытлы финанс кыенлыклары, яки түләүләрне начар планлаштыру нәтиҗәсендә салымны бөтенләй, яки тулысынча түләмәгән икән, бу Салым кодексының 22нче мәддәсенең 1нче кисәге – “Салым суммаларын түләмәү, яки тулысынча түләмәү” кулланыла. Аның буенча штраф – түләнмәгән сумманың 20 проценты күләмендә. Ә менә кеше салымны махсус түләмәсә, бу инде 3нче кисәк таләпләре – “Аңлы рәвештә түләмәү”, аның буенча штраф суммасы бурычның 40 проценты күләмендә тәшкил итәчәк.
Әгәр сүз өч ел эчендә 2,7 миллион сумнан артык суммалар турында бара икән, бу — җинаять җаваплылыгы, суд, төрмә һәм башкалар. Сезгә андый нәрсә кирәкмидер.

5. Үзегезгә проблема тудырмагыз!

4нче пунктның дәвамына, зур булмаган суммаларны түләмәүнең нәтиҗәсе төрлечә булырга мөмкин, дип тә язып куярга кирәк. Әгәр эшне үзагышына куясыз икән, беренчедән, сумма үсәчәк, икенчедән, эш суд приставларына кадәр барып җитәргә мөмкин. Башкарма производство кысаларында, вариант буларак, бурычлының исәпләрен туңдырырга, илдән чыгуны тыярга мөмкиннәр.
 
Башкарма производство булу кредит тарихына да начар йогынты ясый, ягъни банклар сезнең финанс кыенлыкларыгызны күрәчәк һәм кредит, яки ипотека алу авырлашачак. Кыскасы, юктан гына бик күп проблемалар барлыкка киләчәк. Ә бит барысын да өч минут эчендә хәл итәргә мөмкин!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас