Бөек Җиңүгә 80 ел узса да, әле булса хәбәрсез югалган, каберләре билгеле булмаган солдатлар бар. Туганнары әле булса аларны эзли.
Быел без дә 1944 елда вафат булган дәү әтиебезне эзләп таптык һәм Псков өлкәсенә аның каберенә бардык. Бу турыда мин үземнең статуска хәбәр куйган идем, байтак кеше карады һәм бик күпләрдән “Ничек таптыгыз?”, “Кайдан эзләдегез?”, “Безгә дә ярдәм итмәссезме?” дигән сораулар яуды. Шуңа да мин бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны ничек һәм кайдан эзләргә кирәклеге турында язып үтәм.
Бүгенге заманның санлы технологияләре эзләүне җиңеләйтә. Элек архивларга язма запрослар җибәреп, атналар һәм айлар буе җаваплар көтсәк, хәзер компьютер аша үзаллы бик күп эшләрне башкарып, кирәкле мәгълүматны табып була. Безнең илдә солдатларның сугышчан юлын белергә мөмкинлек бирүче берничә рәсми сайт эшли.
Әлеге сайтлар белән таныштырганчы, шунысын да әйтим: 2017 елда без авылда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачтык. Шул вакытта миңа ветераннар турында бик озак мәгълүмат эзләргә туры килде, чөнки авылдан яуга киткән кайбер кешеләр турында мәгълүмат бөтенләй юк, алар исемлектән төшеп калган иде. Һәйкәл куйганчы мин елга якын төрле сайтлардан аларның фамилияләрен, кайда һәлак булганлыкларын, гомумән, нинди дә булса мәгълүмат эзләдем һәм исемлеккә сигез кешене өстәдем. Шуңа да бу сайтларның бик файдалы икәнлеген үземнән чыгып та әйтә алам. Шунысы да бар: аларда мәгълүматлар яңарып һәм өстәлеп тора.
“Мемориал” мәгълүматлар банкы – 2007 елда Русия Президенты йөкләмәсе һәм Оборона министрлыгы башлангычы белән төзелгән сайт. Электрон архивта 20 миллионга якын исем һәм документларның күчермәләре саклана.
“Память народа” сайты 2015 елның маеннан алып эшли. Биредә солдатларның язмышын ачыкларга, сугыш барышы, бүләкләүләр турында мәгълүмат табарга мөмкин. Әлеге сайтта 109 миллионнан артык санлаштырылган документ урнаштырылган.
“Подвиг народа” – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында халык батырлыгы” дип аталган сайт югарыда телгә алынганына охшаш, ләкин монда башка төрле мәгълүмат булырга мөмкин. Сайт 2010 елда Оборона министрлыгы башлангычы белән булдырылган. Банкка “За отвагу” һәм “За боевые заслуги” орденнары һәм медальләре белән бүләкләү турында документлар тутырылган. Башка медальләр буенча эш әле алып барыла. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашу яки шәхси эш турында белешмә алу өчен турыдан-туры архивка мөрәҗәгать итәргә була.
Русия Оборона министрлыгының Үзәк архивы – Русия архивлары арасында иң зур учреждение. Анда Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы 11 миллионга якын эш саклана. Рәсми сайтта кызыксындырган кешеләрне эзләргә, шулай ук заказлы хат рәсмиләштерергә мөмкин. Бу сайт аша үзеңә кирәкле кеше турында анкета тутырасың, биредә башка сайтларга караганда күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк. Мәсәлән, армия сафларына чакырылганчы кайда туган һәм эшләгән, хәрби звание, комсомолда һәм партиядә торганмы – юкмы, һәм башкалар. Архивларга запрос җибәргәч, сабырлык туплап, көтәргә туры киләчәк, чөнки архивка сораулар күп килә, ә җавап эзләү вакыт таләп итә. Шуңа күрә җавап килеп ирешкәнче айлар үтүе ихтимал.
“Бессмертный полк”-“Үлемсез полк” сайтында өстәмә мәгълүмат алырга, сугышкан туганнарыңның тарихын язып калдырырга мөмкин.
“Солдат.ru” https://www.soldat.ru/. Хәрби тарихка, Бөек Ватан сугышына багышланган “Солдат.ru” сайты 2000 елдан эшли башлады. Биредә яугирләрне эзләү эше, һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар истәлеген мәңгеләштерү турында бүлекләр бар.
“Поисковое движение России” – “Русиянең эзләнү хәрәкәте” 2013 елның апрелендә барлыкка килгән. Поисковиклар сугыш барган җирдә эзләнү эшләре алып бара, архивларда эзләү белән шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә алар тарафыннан Кызыл Армиянең 190 меңгә якын сугышчысы һәм командиры табып җирләнгән, 10 меңнән артык солдатның исеме ачыкланган. Сайтта, шулай ук, ил төбәкләрендә җыелган барлык Хәтер китапларының исемлекләре бар.
“Мемориал Великой Отечественной войны” – “Бөек Ватан сугышы мемориалы” электрон ресурсында һәлак булганнарны яисә әсирлеккә эләккәннәрне өстәмә эзләргә мөмкин. Биредә 450 меңнән артык карточка теркәлгән.
“Центр документации в Дрездене” -“Дрездендагы документация үзәге” совет хәрби әсирләре буенча дөньяда иң эре немец базасы. Архивта 700 меңгә якын фамилия бар. Сайтта төп мәгълүматлар гына бастырылган: әсиргә төшүченең фамилиясе, исеме, атасының исеме, туу һәм үлем даталары. Тулырак мәгълүмат алу өчен әлеге Үзәккә запрос язарга кирәк.
Югарыда телгә алынган сайтлар һәлак булган, хәбәрсез югалган яисә әсирлеккә эләккән яугирләрне эзләргә мөмкин булган архив һәм сайтларның тулы исемлеге түгел. Моннан тыш, төрле министрлыкларның да сайтлары бар, әйтик, туганнары Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән кешеләргә запросны “Русия дәүләт Хәрби-диңгез флоты архивы” сайты аша “Российский государственный архив ВМФ” сайтына, яки Санкт-Петербург шәһәре, Миллионная урамы, 36нчы йорт адресы буенча җибәрә ала.
Әгәр туганың Юллар буенча халык комиссариатында хезмәт иткән икән, хатны Мәскәү шәһәре, Яңа Басман урамы, 2нче йорт адресына җибәрергә кирәк.
Гражданнар һава флотында хезмәт иткән очучылар турында мәгълүматны Гражданнар авиациясе министрлыгы архивында алырга мөмкин: Мәскәү шәһәре, Ленинград проспекты, 37нче йорт.
Берничә киңәш бирәсем килә: бер фамилияне төрлечә язып карагыз, чөнки документларны тутырганда хаталар китүе еш булган. Әйтик, без дәү әтине “СадрИев” дип тә, “СадрЫев” дип тә, “СадрЕЕв” дип тә эзләдек, исемен дә Васбирахман дип тә, Васбирагман дип тә язып карадык. Чөнки еш очракта писарьлар кешенең үз авызыннан гына язып алган, кем ничек ишеткән, шулай язган. Аеруча урыс булмаган “милли” исем-фамилияләр белән хаталар, буталчыклар күп. Шуңа күрә беренче тапкыр тапмасагыз да, төшенкелеккә бирелмәгез, эзләгез. Мин, мәсәлән, бер кешене өчәр-бишәр ай эзләдем. Шунысын да онытмагыз: мәгълүмат базалары булган интернет-порталлар даими яңартылып тора. Аеруча Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан бик күп санлаштырылган яңа документлар өстәлде. Шуңа күрә, элек тапмаган булсагыз да, кул селтәмәгез, яңадан карагыз, языгыз, эзләгез.
Шулай ук, Хәтер китапларыннан һәм электрон төргә күчерелгән башка мәгълүмат саклагычларыннан кирәкле исем-фамилияләрне табарга була. Әйтик:
https://рф-поиск.рф/sub-ekty-rossiyskoy-federatcii.html, https://рф-поиск.рф/elektronnaya-kniga-pamyati.html – Русия төбәкләре буенча турыдан-туры сылтамалар һәм аннотацияләр белән Хәтер китаплары.
soldat.ru – аерым төбәкләр, гаскәр төрләре, аерым частьлар һәм берләшмәләр, әсирлектә үлгәннәр турында Хәтер китаплары.
отечестворт.рф, https://рф-поиск.рф/imena-iz-soldatskih-medalonov.html – биредә эзләнүләр алып барганда табылган солдат медальоннарыннан исемнәр кертелгән.
https://рф-поиск.рф/umershie-v-gospitalyakh.html – госпитальләрдә үлүчеләр турында мәгълүмат.
www.dokst.ru – Германия территориясендә әсирлектә һәлак булганнар турында белешмәләр.
“Неврученные награды” – Бөек Ватан сугышында тапшырылмаган бүләкләр турында сайт.
www.moypolk.ru – тыл хезмәтчәннәре, хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматлар.
Бу сайтларның һәрберсе файдалы. Кирәкле кешегезне эзләгәндә ярдәм итәр дип ышанабыз. Ә мин исә үземнең эзләнүләр турында алдагы саннарның берсендә тәфсилләп язармын.
Танылган генералиссимус Суворовның “Яу кырында үлгәннәрнең соңгысы җирләнмичә, сугышны беткән дип санарга ярамый”, дигән үтә дә хикмәтле сүзләре бар. Кызганычка каршы, безнең әле бик күп солдатлар табылмаган, хәбәрсез югалган санала. Бу безнең йөзне акламый, Җиңү китергән, яшәү китергән солдатлар хәбәрсез булырга, югалырга тиеш түгел. Һәрберебез бу эшне дәвам итсәк һәм солдатларны эзләүдә көчебезне салсак иде.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
(Фотолар Интернеттан алынды).