

Тематик чаралар йомгаклары буенча барлыгы 82 аллея, 5,6 мең төп эре агач һәм 70 меңнән артык үсенте утыртылды. Муниципалитетларда шулай ук компенсацион яшелләндерү үткәрелгән. Быел көз 840 төп агач һәм 6,3 меңнән артык куак алмаштырылган.
Быел гаилә кыйммәтләренә һәм патриотизмга аерым игътибар бирелде. Әйтик, Бүздәк районында «Әти сукмагы» аллеясы утыртылды һәм «Әти паркы» җәяүле зонасы рәсмиләштерелде. Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләрендә, Шаран һәм Хәйбулла районнарында аналар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә аллеяларга нигез салынды.
Фото: bashinform.ru