Алар аны, «Госуслуги» порталында шәхси кабинетыгыз ватылган, ә акчаларыгыз чит илгә чыгарыла, дип ышандырган. Үз тупланмаларын югалтмас өчен хатын акчаларны, имеш, «хәвефсез счетка» күчергән.
Банклар аның операцияләрен туктаткан да булган, ләкин ул хезмәткәрләрне, акча миңа фатир алырга, яки башкага кирәк, дип ышандырган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында, акча белән законсыз операцияләр турында шикле шалтыратулар кергән очракта әңгәмәне өзү яхшырак, дип кисәтәләр. Үз акчаларыгызны, янәсе, хәвефсез счетка күчермәгез, таныш булмаган затларга телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларын хәбәр итмәгез!