+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 октябрь 2025, 07:00

Мөмкинлекләр чикле ─ сәләтләр чиксез

Башкортстан 2026 елда Президент грантларының беренче конкурсында катнашу буенча ил төбәкләре рейтингында Мәскәүдән кала икенче урында. Президент грантлары фонды сайтында республиканың коммерциягә карамаган оешмаларыннан 636 заявка теркәлгән. Безнең арттан ─ Омск, аннары Белгород өлкәләре.

Мөмкинлекләр чикле ─ сәләтләр чиксезМөмкинлекләр чикле ─ сәләтләр чиксез
Мөмкинлекләр чикле ─ сәләтләр чиксез
Башкортстанның коммерциягә карамаган оешмалары тәкъдим иткән проектлар СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә, студентларны БДИга һәм ГДИга әзерләүгә, Икенче Бөтендөнья сугышы елларында партизаннар һәм подпольщиклар сафында сугышкан Башкортстан кешеләре турындагы мәгълүматларны популярлаштыруга һәм башка бик күп темаларга юнәлтелгән.

Учалыдан “Изгелек бүләк ит” коммерциягә карамаган еешма 2016 елның августында төзелгән һәм инвалид балалары булган гаиләләргә әхлакый һәм психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Оешманың бурычлары ─ балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең шәхси сәләтләрен исәпкә алып, аларның акыл, эмоциональ, эстетик үсеше өчен максималь уңай шартлар тудыру; мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата җәмгыятьнең гуманлы мөнәсәбәтен формалаштыру.

Оешма 2019 елдан 5 грант откан: шуларның 4се ─ Русия Президенты грантлары фондыннан, берсе Башкортостан Республикасы Башлыгы гранты. Әлеге грантлар "Чикләрсез тормыш", "Без төрле, ләкин тигезләр", “Изгелек студиясе", "Көч ─ рухта", "Мөмкинлекләр чикле ─ сәләтләр чиксез" проектларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек биргән.

Грант акчалары исәбенә (иганәчеләр ярдәмендә) компьютерлар, оргтехника, махсуслаштырылган музыка аппаратурасы сатып алынган. Әйтик, “Без төрле, ләкин тигезләр” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәскендә, "Новус", "Джакколо", "Шаффлборд", "Кульбуто", "Корнхол" кебек өстәл спорт уеннары барлыкка килгән. Инвентарь актив кулланыла. 2022 елның язында ярышлар уздырылган, анда Урал аръягы командалары катнашкан.

─ “Көч – рухта” проектын тормышка ашыруга грант оттык, аның ярдәмендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары сәяхәт итә һәм табигатькә чыга алды. Тренажерлар һәм туристик инвентарь сатып алынды. Балалар шулай ук топография һәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнде. Грантның нәтиҗәсе "Ворожеич" күленә чыгу булды. Президент гранты фондының махсус конкурсында "Изгелек студиясе” проекты белән җиңдек. Әлеге проект сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшьләрне социаль адаптацияләүгә һәм иҗади тернәкләндерүгә юнәлтелгән иде. Грант акчасына рәсем ясау өчен җиһазлар һәм сәнгать кирәк-яраклары, музыка һәм тегү җиһазлары, экран, ноутбук һәм проектор сатып алдык. Проект кысаларында үсмерләргә һәм яшьләргә көнкүрештә кирәкле әйберләр ясау күнекмәләре, уен коралларында уйнарга, җырларга һәм шигырьләр сөйләргә өйрәттек, ─ ди оешма әгъзасы Гүзәл Басыйрова.

"Мөмкинлекләр чикле ─ сәләтләр чиксез" проекты балаларны физик культура һәм йөзү белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Аның кысаларында балалар, үсмерләр һәм яшьләр спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә, ата-аналар белән бергә физкультура һәм йөзү белән шөгыльләнү өчен функциональ мөмкинлекләр буенча төркемнәр оештырылган.

“Изгелек бүләк ит” оешмасы социаль адаптациягә, инвалид балаларны һәм яшьләрне социумга интеграцияләүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыра. Ул үз эшендә инвалид балалы гаиләләрне, 100гә якын инвалид баланы һәм яшьләрне колачлый.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас