+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 октябрь 2025, 10:25

Монда үзенчәлекле балаларга ярдәм итәләр

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Салют" тернәкләндерү-мәгариф комплексында булды, анда "Киртәләрне җимереп" форумы узды.

Монда үзенчәлекле балаларга ярдәм итәләрМонда үзенчәлекле балаларга ярдәм итәләр
Монда үзенчәлекле балаларга ярдәм итәләр
Исегезгә төшерәбез, балалар учреждениесен төбәк җитәкчесе башлангычы белән шәһәрнең Киров районындагы элекке шул ук исемдәге шифаханә базасында төзеделәр һәм 2024 елның октябрендә ачтылар.

"Салют" биналарының гомум мәйданы-25,7 мең кв. м. Биредә көненә 250 кешегә исәпләнгән тернәкләндерү үзәге, медицина блогы белән стационарлар, Республика балалар клиник хастаханәсенең психоневрология һәм эпилептология балалар үзәге, шулай ук 192 урынга исәпләнгән «Йондоз» мәктәбе урнашкан. Ел саен "Салют" сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 6 меңгә якын баланы кабул итә.

Учреждение директоры Милана Скоробогатова ассызыклаганча, яшь пациентлар биредә комплекслы ярдәм ала-алар өчен тернәкләндерү, мәгариф һәм медицина хезмәтләре күрсәтәләр.

Башкортстан Башлыгы ашханәне, остаханәләрне, дәвалау физкультурасы залын, бассейнны, психолог кабинетын, сенсор бүлмәсен, тешләрне дәвалау блогын, шулай ук «Йондоз» белем бирү үзәгенең уку сыйныфларын карап чыкты.

Радий Хәбиров «Салют» фойесында «Киртәләрне җимереп» форумы кысаларында оештырылган күргәзмәдә дә булды. Биредә предприятиеләр һәм оешмалар мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү һәм социализацияләү өчен төрле проектлар һәм продукция тәкъдим итте. Аерым алганда, Уфа сәнгать-сәнәгать колледжы вәкилләре уку йортында инвалид студентларны укыту өчен тиешле шартлар тудырылуын, шулай ук чыгарылыш укучыларына эшкә урнашуда ярдәм итүләрен сөйләде.

Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе республикада үзенчәлекле балаларга ярдәм итү буенча системалы эшне югары бәяләде.

– «Салют»ны булдыруга без бөтен күңелебезне бирдек. Тернәкләндерү системасы белән горурланабыз, биредә үзенчәлекле балаларга чыннан да ярдәм итәләр, – диде Радий Хәбиров. - Без уникаль белгечләр командасын җыйдык. Шунысы мөһим, тернәкләндерү, медицина һәм мәгарифне берләштерә алдык. Безнең бурыч һәм өстенлек – мондый балалар һәм аларның ата-аналары өчен максималь уңайлы шартлар тудыру.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас