

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары 6767 хәбәр теркәгән. Шәрехләр саны, алдагы җиде көндәге белән чагыштырганда, 142гә арткан.
Юллар темасы беренче урында ─– барлыгы 1758 хәбәр. Күпчелеге чокырларны һәм юлларны ремонтлауга кагыла. Шулай ук, уку елы башлану һәм көн яктылыгы кимү сәбәпле, халык балаларның хәвефсезлеге өчен борчыла: тротуарларны төзекләндерүне һәм юл буйларын яктыртуны сорыйлар.
Торак-коммуналь хуҗалык темасы – икенче урында –─ 1265 хәбәр. Җылыту сыйфаты, су белән тәэмин итү челтәрләрендәге аварияләр нәтиҗәсендә кайнар яисә салкын су булмау буенча мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Түбәдән су үтү буенча шәрехләр саны арткан. Төзекләндерү темасы өченче урында –─ 1036 хәбәр. Тротуарларда һәм җәмәгать киңлекләрендә яктылык урнаштыруны сораучылар да күп.
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Бакалы районының Яңа Катай авылында Тынычлык урамы буенча юлга ком-таш катнашмасы сибелгән. Аны тәртипкә китерүне халык сораган һәм бу хакта социаль челтәрләрдә язган булган. Республикага идарә итү үзәге белгечләре, хәбәрне теркәп, район хакимиятенә тапшырган. Муниципалитетта бу проблема турында белгәннәр һәм ремонт ясау өчен акча эзләгәннәр. Инцидент хәл ителгән: юлны Яңа Катай авыл биләмәсе исәбенә төзекләндергәннәр.
Иглин районында яшәүче кеше социаль челтәрләрдә Иглин авылының Ленин урамында район үзәк дәваханәсе каршындагы проблемалы юл участогы турында хәбәр иткән: анда яңгырдан соң су җыелган һәм күлләвекләр барлыкка килгән. Муниципалитет хакимияте хәбәрне эшкә алган. Октябрьдә белгечләр тротуар юлына асфальт валчыклары түшәгән.
Узган елда бер активист Күгәрчен районының Морак авылы халкы исеменнән республика Башлыгы Радий Хәбировның “Туры элемтәсе”нә мөрәҗәгать итеп, Төньяк бистәсендәге паркта спорт мәйданчыгын төзекләндерүне сораган иде. Видеомөрәҗәгать былтыр 29 ноябрьдә җибәрелгән. ЦУР белгечләре, аны теркәп, мәсьәләне хәл итүгә керешкән.
Ачыклануынча, Күгәрчен районы хакимияте авыл кешеләренең үтенече турында белгән: хәл итү юлларын һәм төзекләндерү өчен финанслар эзләгәннәр. 2023 елда район халкы белән бергә бу паркны төзекләндерү объекты итеп сайлаганнар һәм “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасына тавыш бирергә заявка тапшырганнар. Акча кергәннән соң подрядчы оешма төзекләндерүгә керешкән. 10 октябрьдә Төньяк бистәсендә тантаналы рәвештә спорт мәйданчыгы ачылган.
Бүген башкала халкы һәм кунаклары Агыйдел буенда урнашкан спорт мәйданчыгында шөгыльләнә алалар: биредә өзелеп төшкән бокс грушасын беркеткәннәр. Моны эшләү үтенечен игътибарлы уфалылар калдырган, ЦУР хезмәткәрләре теркәгән. Мәсьәләне Киров районы хакимияте һәм профильле хезмәтләр хәл иткән. 15 октябрьдән спорт мәйданчыгы килүчеләрне кабул итәргә әзер.
Тагын бер мөрәҗәгать Мәләвез районында яшәүчеләрдән килгән: социаль челтәрләрдә алар шәһәрнең Ленин урамындагы тукталышта павильон пыяласы ватылуы турында хәбәр иткән. Район хакимиятеннән белдерүләренчә, павильонны арендалаучы оешма проблеманы кыска вакыт эчендә хәл иткән, ә мөрәҗәгать итүче, җавап итеп, барысына да рәхмәт белдергән.
Уфа районының Миловка авылында Чижов проспекты буенча яңа тукталыш павильоны урнаштырылган. Аның кирәклеге турында социаль челтәрләрдә торак пункт халкы язган. Бу үтенечне Башкортстан ЦУРы роботы тоткан. Уфа районы хакимияте һәм юл хезмәте белгечләре проблеманы хәл иткән.
Башкаланың Сипайлово бистәсендә яшәүче хатын Максим Рыльский урамындагы йорт ихатасындагы мәйданчыкның торышына игътибар итүне сораган. Биредә уен элементлары ватылуы турында социаль челтәрдә ул 2 октябрьдә язган. Октябрь районы хакимияте һәм идарәче компания белгечләре тырышлыгы белән 9 октябрьдә барлык эшләр тәмамланган: хәзер балалар мәйданчыгы хәвефсез һәм яңадан сабыйларны кабул итәргә әзер.