Былтыр 7 октябрьдә республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән «Салют» балалар тернәкләндерү комплексы ачылды.
Учреждение комплекслы тернәкләндерү мәсьәләләре буенча компетенцияләр үзәге булдырырга мөмкинлек бирде, ул сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар һәм үсмерләрнең инклюзиясе һәм тормыш сыйфатын яхшырту юлында мөһим адым булды. Учреждение ачылуның төп нәтиҗәләре: тернәкләндерүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген контрольдә тотуның гомум алымнарын эшләү, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм аларны бергәләп гамәлгә кертү, үзенчәлекләрне исәпкә алып белем бирүне планлаштыру, балаларны укыту һәм ата-аналар белән комплекслы эш алып бару.
Комплекс елына 7 меңгә кадәр балага хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Беренче ел эшләү дәверендә биредә 6193 бала ярдәм алды, шул исәптән быел - 4753 бала. «Салют»та медицина һәм психологик-педагогик ярдәмнән алып ата-аналар өчен белем бирү программаларына һәм консультацияләргә кадәр комплекслы система гамәлгә ашырыла.
"Салют"та дәваланучыларның берсе - Уфадан 6 яшьлек Әскар Муллагулов. Сөйләмендә тоткарлыклар булган бала быел сентябрь-октябрь айларында комплекста тернәкләнү узган. Аның әнисе Лилия ханым белдерүенчә, малай белән дефектолог, психолог, логопед шөгыльләнгән, алар массаж, тренинглар үткән. "Барлык чаралар да безгә бик ошады. Психолог Роза Гыйльманова, тәрбияче Раушания Налиевнаны улым аеруча нык якын күрде. Әскар дәваланудан көрәеп, тынычланып кайтты, үз-үзенә ышанычы артты, сөйләме дә яхшыра төште. Киләчәктә тагын да барырга исәп тотабыз. Уфа уртасында шушындый учреждение ачкан өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәтлебез", - диде Лилия ханым.
2022 елдан башлап Уфада ел саен инвалидларга ярдәм итү һәм интеграцияләү мәсьәләләренә багышланган «Киртәләрне җимереп» Бөтенрусия форум-күргәзмәсе уза. Өч ел эчендә анда Русиянең 18 төбәгеннән 60тан артык реабилитация чаралары җитештерүче катнашты. Форум кысаларында 90нан артык чара: дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм 200дән артык эксперт катнашлыгында мастер-класслар оештырылды.
23-24 октябрьдә Уфада «Салют» балалар тернәкләндерү комплексы базасында «Киртәләрне җимереп» республика форумы үтте. Чара хакимият, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм инвалид балаларның ата-аналары арасында тәҗрибә уртаклашу өчен әһәмиятле мәйданчык булды.
Форум программасына белем бирү һәм дискуссия чаралары, хәрәкәт терапиясе буенча семинарлар, шулай ук балаларның гала-концерты кертелгән иде. Бүген чара Инвалидлар эшләре буенча координацион совет утырышына, «Салют» үзәге буйлап экскурсиягә һәм адаптив физкультура һәм спорт мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциягә багышланды.
Чарада катнашучылар үзәкнең эше белән танышты, уку сыйныфларында, дәвалау физкультурасы залларында, сенсор бүлмәләрендә, стоматология блогында һәм тернәкләндерү проектлары күргәзмәсендә булды.