+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 октябрь 2025, 13:05

1 ноябрьдә Зур этнографик диктант старт ала

1-8 ноябрьдә Русиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант» дип аталган X Бөтенрусия мәгърифәтчелек акциясе узачак.

1 ноябрьдә Зур этнографик диктант старт ала1 ноябрьдә Зур этнографик диктант старт ала
1 ноябрьдә Зур этнографик диктант старт ала
Диктантның максаты – катнашучыларның Русиянең этномәдәни төрлелеге (тормыш рәвеше, традицион рухи һәм матди мәдәният, төрле халыкларның телләре һ.б.) турындагы белемнәрен тикшерү. Оештыручысы – Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, уртача 30 яшь тирәсе булган аудиториянең кызыксынуын саклап калу өчен оештыручылар чараның форматын даими яңарта. Быел беренче тапкыр диктантны самолет бортында ук «NordStar» авиакомпаниясе пассажирлары, шулай ук Антарктидадагы Русия поляр станцияләре хезмәткәрләре язачак. Ватанны саклаучылар елында диктант тарихында беренче тапкыр Мәскәүдәге үзәк мәйданчыкта «Русия һәм БДБ халыклары» Халыкара фестивален уздыру кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар үз сорауларын видео буенча бирәчәк.

Этнодиктант Башкортстанда 2016 елдан бирле үткәрелә. Узган елда акциядә 470 меңгә якын кеше катнашты (Мәскәүдән соң икенче урында, ләкин онлайн-катнашучылар саны буенча беренче урында). Республикада акцияне Халыклар дуслыгы йорты оештыра.

Традиция буенча, акция ике форматта узачак:
– Русия төбәкләрендәге махсус оештырылган мәйданчыкларда, шулай ук БДБ илләрендәге Урыс йортларында (бу проектны халыкара дәрәҗәсенә чыгара);
- онлайн национальнаяполитика.рф сайтында (бу диктантны, географик урнашуларына карамастан, барлык теләүчеләр өчен дә ачык итә).

Быел Башкортстан Милли китапханәсендә ачык офлайн-мәйданчык (3нче кат, Электрон ресурслар бүлеге) эшли башлаячак – акция 1 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә башлана.

Республиканың һәр муниципалитеты диктант язу өчен үзендә төп ачык офлайн-мәйданчык оештыра. Мәйданчыклар 1-8 ноябрьдә эшләячәк. Аларның тулы исемлеге түбәндәге сылтама буенча: https://miretno.ru/

Акциягә Русия халыклары ассамблеясенең Башкортстан төбәк бүлеге дә кушыла. Ике мәйданчык оештырылачак:
1 ноябрьдә – Удмурт тарихи-мәдәни үзәге, Тәтешле районы, Яңа Тәтешле авылы, Мәктәп урамы, 27. Башлана 10.00 сәгатьтә. Барлык теләүчеләр дә катнаша алачак.

5 ноябрьдә - «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан филиалы, Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 107. Башлана 15.00 сәгатьтә. Анда яугирләр, махсус операциядә катнашучылар, Башкортстанның милли-мәдәни үзәкләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм җитәкчеләре катнашачак.

Диктант биремнәре 30 гомумфедераль сораудан тора, аларга 45 минутта җавап бирергә кирәк. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь балл суммасы - 100. Катнашучыларга диктант нәтиҗәләре язылган сертификатлар тапшырылачак.

Гадәттәгечә, акциягә нәтиҗәләр 12 декабрьдә, Русия Конституциясе көнендә ясалачак. Акция турында тулырак мәгълүмат, мәйданчыкларга теркәлүне һәм онлайн-форматка керүне дә кертеп, национальнаяполитика.рф сайтында һәм “ВКонтакте”да – https://vk.com/miretno.

Фото: национальнаяполитика.рф


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас