+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 октябрь 2025, 12:45

Бизнесмен "дустына" 5 миллион күчергән

Полициягә мошенниклык турындагы гариза белән 43 яшьлек эшкуар мөрәҗәгать иткән.

Бизнесмен "дустына" 5 миллион күчергәнБизнесмен "дустына" 5 миллион күчергән
Бизнесмен "дустына" 5 миллион күчергән
Зыян күрүче мошенникларның аңардан 5 миллион сум урлавын сөйләгән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең беренчел мәгълүматлары буенча, аңа мессенджерда дустыннан шалтырату килгән. Шалтыратучының тавышы танышының тавышына охшаган булган, бу аңарда ышаныч уяткан. Әңгәмәдәш үзенә шәхси максатларга зур сумма биреп торуны сораган. Акчаны күчерү үтенеченә мошенник Үзәк банк сайтында теркәлү өчен сылтама җибәрәчәген әйткән. Зыян күрүче фишинг сылтамасы буенча күчкән һәм ялган шәхси кабинетта теркәлгән.

Җинаятьченең инструкцияләре буенча эш итеп, уфалы шәхси акчаларын салдыра һәм аларны аферист тәкъдим иткән реквизитларга күчерә. Барлык күчерүләр тәмамланганнан соң «дус» үзенә ярдәм күрсәткән иргә рәхмәт белдерә, ә икенче көнне алдау корбаны үзенең аккаунты блокланганын күрә. Мошенниклар капканына кабуын ул соң гына аңлаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас