+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 октябрь 2025, 10:30

Башкортстанда тарихны саклаучыларның III Бөтенрусия слеты узачак

4-7 ноябрьдә Уфада III Бөтенрусия Тарихны саклаучылар слеты үткәреләчәк. Бу чара "Беренче хәрәкәт" активистлары һәм "Юнармия" әгъзалары өчен дә мөһим мәйданчык булачак. Катнашучылар узган елга нәтиҗәләр ясап кына калмыйча, 2026 елда тормышка ашыру өчен үз проектларын да тәкъдим итәчәкләр.

Башкортстанда тарихны саклаучыларның III Бөтенрусия слеты узачакБашкортстанда тарихны саклаучыларның III Бөтенрусия слеты узачак
Башкортстанда тарихны саклаучыларның III Бөтенрусия слеты узачак
Слет Русиянең 89 төбәгеннән килгән катнашучыларны бергә җыячак. Анда 14-17 яшькә кадәрге яшьләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк проект җитәкчеләре катнашачак. Катнашучылар патриотик тәрбия өлкәсендәге алдынгы белгечләр белән берлектә проект эшчәнлегенең һәр юнәлешен өйрәнәчәк, фикер алышу мәйданчыкларында катнаша алачак. Эш нәтиҗәсе буларак, 2026 елга эш планы әзерләнәчәк.

Слетның төп максаты – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән чаралар оештыру. Слетта катнашучылар өчен осталык дәресләре, иҗади очрашулар, Русия геройлары белән әңгәмәләр, панель дискуссияләр һәм төрле интерактив элементлардан торган бай программа әзерләнгән. Катнашучылар төрле юнәлешләр буенча гамәли эшләрдә катнаша алачак.

2024 елда Мәскәүдә узган Бөтенрусия слетында Туймазы районыннан тарихны саклаучылар катнашты.

"Бу проект – тарихи мирасны саклауга һәм популярлаштыруга үз өлешеңне кертү өчен бик яхшы мөмкинлек. Ул үткәннең кыйммәтен аңлаган һәм бу белемнәрне киләчәк буыннарга тапшырырга теләгән кешеләрне берләштерә. Проектта катнашканда без тарихка үз кулларыбыз белән кагылабыз: архив документлары белән эшлибез, казу эшләрендә катнашабыз, музей экспонатларын өйрәнәбез. Шулай ук, тарихи хәтерне саклауга зур өлеш кертәбез: үткәндәге геройлар турында сөйлибез, тарихи һәйкәлләрне сакларга булышабыз", – дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән тарих саклаучыларның II Бөтенрусия слетында катнашучы, Туймазы шәһәренең 6нчы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Диана Насыйбуллина.

Слет кысаларында "Хәтер архитектурасы" II Бөтенрусия архитектура формалары проектлары конкурсы узачак. Конкурсның максаты – тарихи хәтер образларын чагылдыручы проектлар булдыру юлы белән балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү.

Конкурста өч төркемдә катнашучылар көч сынаша ала: гомум белем бирү оешмаларында укучылар, һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар һәм өстәмә белем бирү программаларында катнашучылар – 14-17 яшькә кадәрге Русия Федерациясе гражданнары.

"Мондый чаралар илнең төрле төбәкләреннән активистларны берләштереп кенә калмый, ә яшьләрне рухландыра, аларның горизонтларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтә. Без бергәләп киләчәкне формалаштырабыз. Нәтиҗәдә, яшьләр тарихны саклауның мөһимлеген аңлап кына калмыйча, иртәгәге көнне актив төзүчеләргә дә әвереләчәк", – дип билгеләп үтте Башкортстанның "Беренче хәрәкәт" төбәк бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов.

Конкурс нәтиҗәләре буенча финалга узган 20 кеше үз проектларын халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләрнең эшләре аларның эскизлары буенча Русия субъектларының берсендә арт-объект төзү өчен файдаланылачак.

Слетны ябу тантанасында проект кысаларында уздырылган барлык чараларга, шул исәптән "Хезмәт батырлыгы. Җиңү йөзләре", "Тарих эзләре буенча" экскурсия маршрутлары, "Хәтер архитектурасы" II Бөтенрусия архитектура формалары проектлары конкурсына нәтиҗә ясалачак, шулай ук 2026 елга проект инициативалары, дип хәбәр итә mgazeta.com.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас