Төбәк җитәкчесе Рафаил Үзбәк улына күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
- Сезнең эш вакытында бик күп катлаулы вакыйгалар булды. Сез һәрвакыт дөрес позициядә тордыгыз, хокук тәртибен һәм халкыбызның иминлеген сакладыгыз, республика мәнфәгатьләрен якладыгыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Чарада, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, төбәк буенча эчке эшләр министры урынбасарлары Артур Сәйфуллин һәм Айдар Зөбәеров катнаштылар. Алар да Рафаил Диваевның Башкортстан үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Рафаил Диваев, үз чиратында, республика буенча Эчке эшләр министрлыгының ярдәмен һәм төбәкнең идарә командасы белән берлектә эшләүнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
- Минем бөтен гомерем Ватанга хезмәт итүгә багышланды. Башкортстан җитәкчелегенә 1990 елларның катлаулы чорында да тукталмаган зур ярдәмнәре өчен рәхмәт. Республика шәхси составка булышты, безне транспорт, элемтә чаралары, башка җиһазлар белән тәэмин итте, – диде Рафаил Диваев. - Ә без, үз чиратыбызда, һәрвакыт халык белән булырга тырыштык, хокук тәртибен сакладык һәм туган Башкортстаныбызны үстердек. Халыклар бердәмлеге көнендә барыгызга да бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Очрашу азагында Радий Хәбиров күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Рафаил Диваевны «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.
Фото: glavarb.ru