

Республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстанда гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлары 2019 елда гамәлгә куелды.
“Бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш ел эчендә гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерциягә карамаган сектор Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды һәм Президент Грантлары фонды конкурсларында актив катнаша”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды төбәктәге социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итүдә мөһим роль уйный. 2020-24 елларда Фонд 17 конкурс үткәрде, бирелгән 3692 заявканың 745ен хуплады. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артык тәшкил итте, шулардан 852,5 миллион сумы республика бюджетыннан һәм 364,86 миллион сумы Президент Грантлары фондыннан финанслау исәбенә.
Башкортстан Республикасы бүленгән грантлар саны буенча алдынгы урынны били. 2021 елдан Фонд Русия Федерациясе субъектларында коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча төбәк конкурсларын финанслашуга Русия Президенты грантларын бирү конкурсында актив катнаша.
Бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасы порталындагы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда хәбәрсез югалган кешеләр саны елына 700дән артык тәшкил итә: 2022 елда – 715, 2023 елда – 728, былтыр – 622. Китерелгән мәгълүматлардан күренүенчә, күрсәткеч шактый тотрыклы булып кала һәм кимеми. Күпчелек очракта эзләү-коткару эшләрендә иреклеләр актив катнаша, былтыр “БаРС” оешмасы 650дән артык эзләү-коткаруда катнашкан. Бу эзләнүләрнең һәрберсе – эзләү-коткару төркемнәре белән дөрес идарә итүне, шулай ук бурычларны сыйфатлы үтәүне таләп итүче катлаулы процесс. Моңа тәҗрибәле һәм өйрәтелгән иреклеләрнең генә көче җитә.
Быел гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Башкортстан Башлыгы грантларының икенче конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләр исәбенә коммерциягә карамаган 30 оешма кергән. Шул исәптән “Башкортстанда югалган кешеләрне эзләү үзәге” оешмасы проекты. 1 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылучы “БашРегионСпас. Югалган кешеләргә ярдәм” проекты старт алды.
Әлеге оешма җитәкчесе Ольга Пышкина белдерүенчә, алар гамәлгә ашырган проектның максаты – Иглин, Кырмыскалы, Архангель, Чишмә районнары, Нефтекама шәһәре территориясендә “БаРС” эзләү-коткару отряды ячейкаларын формалаштыру һәм эзләү-коткару эшчәнлеге тәҗрибәсе булмаган иреклеләрне белгеч дәрәҗәсенә кадәр әзерләү юлы белән Башкортстанда ирекле эзләү-коткару хәрәкәтен үстерү. Проект күп яшьләрне эзләү-коткару юнәлешендә волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү буенча өч баскычлы уникаль программаны үз эченә ала. Болар: яшьләрнең игътибарын кешеләр югалуның социаль проблемасына һәм эзләү-коткару эшчәнлегендә волонтерларның җитәрлек булмавына җәлеп итү; укыту курслары үткәрү, тәҗрибәле эзләүчеләрнең үзләштергән күнекмәләрен ныгыту һәм табигать мохитендә эзләүгә әзерлеген тикшерү өчен укыту-күнекмә җыены үткәрү.
“Проект югалган кешеләрне эзләү буенча ирекле хәрәкәт формалаштыру һәм эзләү-коткару эшләрен оператив оештыру өчен аларның гамәлләрен координацияләү буенча мөһим социаль бурычны хәл итә. Аны гамәлгә ашырганда без хәзерге вакытта эзләү-коткару хәрәкәте алдында торучы ике мөһим социаль бурычны үтибез. Беренчедән, эзләүче волонтерларны үзәк координацияләү һәм бертөрле укыту оештырылачак. Бу югалган кешеләр турындагы хәбәрләргә тизрәк җавап бирергә һәм процесслар белән нәтиҗәлерәк идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, проектны гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанның кайбер муниципаль берәмлекләрендә волонтерлык ячейкалары оештырылачак, бу отрядның төп составы Уфадан килгәнче эзләүне башларга мөмкинлек бирәчәк”, – диде Ольга Пышкина.
Проектны гамәлгә ашыру чорында кимендә 50 яңа ирекле хезмәткәрне җәлеп итү һәм укыту, кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган 5 яңа ирекле эзләү-коткару отрядлары ячейкасын булдыру планлаштырыла.
– Югалган кешеләрне эзләү тәү карашка гына әллә ни катлаулы булмаган эш кебек тоела: җыелдың да эзләргә киттең, имеш. Чынында исә монда әллә күпме үзенчәлекләр бар. Тәүдә шуны әйтик: көненә дистәләрчә чакрым ара үтеп, югалганнарны эзләү бөтен кешенең дә көченнән килми. Тагы да кайчак кеше үле килеш табыла. Бу да эзләүчеләр психикасына бик авыр тәэсир итә. Шуңа да без килүчеләргә барысын да аңлатабыз, җиһазлар, әйтик, компас белән кулланырга өйрәтәбез, чөнки хәзер элемтә мәсьәләсе дә бик катлауланды. Кагыйдә буларак, Чишмә районы халкы югалган кешеләрне эзләүгә актив кушыла, шуңа да без чираттагы проектка нәкъ шушы район кешеләрен өйрәтүне дә керттек. Һәм дә Иглин, Архангель, Кырмыскалы районнарын һәм Нефтекама шәһәрен колачларга булдык. Әлеге вакытта безнең чатта 110 кеше теркәлгән, 90 кеше актив ярдәм итә дия алам. Төркемдәге иң кече вәкилебезгә 14 яшь, иң өлкәннәре 50-60 яшьтә. Без һәммә кешегә ул үти алырлык бурычлар куябыз. Әйтик, 14 яшьлек үсмер өйдән ярдәм итә, ориентировкалар җибәрә. 2017 елдан башлап без 3 мең кешене эзләүдә катнаштык, – диде Ольга Пышкина.
Эзләүнең нәтиҗәлелеге турыдан-туры анда катнашкан кешеләрнең санына, шулай ук югалганнан соң үткән вакытка бәйле. Ул никадәр иртәрәк башланса, югалган кешенең исән булу ихтималлыгы шулкадәр югары.
Моннан тыш, отрядларның төп составы Уфа шәһәрендә урнашуы, ә башка муниципаль районнарга барып җитү вакыты 2 сәгать һәм аннан да күбрәк вакыт тәшкил итүе дә аерым роль уйный. Республиканың көньяк өлешендә (Стәрлетамак, Мәләвез, Күгәрчен районнары, Стәрлетамак, Күмертау шәһәрләре) район эзләү-коткару отрядлары эшли, көньяк-көнчыгышта (Белорет, Әбҗәлил, Учалы районнары) Магнитогорскидан ирекле эзләү-коткару отрядлары ярдәмгә килә.
Русия Президентының “2030 елга кадәр чорга Русия Федерациясе үсешенең дәүләт максатлары турында”гы Указы нигезендә, 2030 елга кадәр төп максатларның берсе булып волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яисә волонтерлык оешмалары эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар өлешен 15 процентка кадәр арттыру тора.