Уфадан 47 яшьлек ир үзләрен домофоннарга хезмәт күрсәтү хезмәте, Финанс министрлыгы һәм "Росфинмониторинг" хезмәткәрләре дип таныштырган җинаятьчеләргә домофонны алмаштыру һәм мошенниклык гамәлләрен булдырмау сылтавы белән 390 мең сум акча биргән. Зыян күрүче шәхси тупланмаларын банкомат аша билгесезләр счетына күчергән.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 4нче полиция бүлегенә 58 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аңа җинаятьчеләр шалтыраткан һәм, үзләрен хокук саклау органнары, Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырып, кредитны рәсмиләштерүне булдырмау сылтавы белән күрсәтелгән счетларга 3 миллион 885 мең сум күчерергә күндергән. Шул ук вакытта акчаның күп өлешен хатын-кыз кредитка һәм танышларыннан бурычка алган.
Мошенниклык фактлары буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 159 мәддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез: беркайчан да чит кешеләргә акча күчермәгез! Мәгълүматны яңадан тикшерегез, ят кешедән видеодан шалтыратуын сорагыз! Беркайчан да һәм беркемгә дә смстан үз карталарыгызның номерын, счетларыгызны һәм парольләрегезне хәбәр итмәгез!