+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2025, 10:30

Салымнар буенча бурычларны судсыз түләтәчәкләр

Гражданнарның салым бурычын түләтүнең судтан тыш тәртибе 1 ноябрьдән эшли башлады, дип хәбәр иттеләр Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә.

Салымнар буенча бурычларны судсыз түләтәчәкләрСалымнар буенча бурычларны судсыз түләтәчәкләр
Салымнар буенча бурычларны судсыз түләтәчәкләр
Яңалык шәхси эшкуар булмаган физик берәмлекләргә кагыла.

- Әлеге тәртип салым түләүченең салым органы белән бәхәсе яисә исәпләү буенча каршылыгы булмаган бурычка карата гына кулланылачак, - дип аңлатты Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов.

Әгәр салым түләүче бурычны түләү турындагы таләптә күрсәтелгән срокта түләмәсә, түләтү банклардагы счетлардагы акчалар исәбеннән башкарылачак. Әгәр алар җитәрлек булмаса, алга таба түләтүне бурычлының башка милке хисабына суд приставлары хезмәте башкарачак, дип хәбәр итәләр «РБ»га.

Түләтү турындагы карар гражданга таләпне үтәү срогы чыккан көннән алып алты ай эчендә җибәрелә. Ул ФНС сайтындагы шәхси кабинетка, «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасына, "Дәүләт хезмәтләре" порталына, яки почта аша керәчәк. Әгәр ярты елдан артык вакыт узган икән, салым органы судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Түләтү башланганчы граждан 30 көн эчендә салым органына яңадан исәпләү турында гариза яисә шикаять юлларга мөмкин. Бу очракта түләтү суд тәртибендә гамәлгә ашырылачак, ә бәхәсле суммалар суд акты үз көченә кергәнче бердәм салым счетыннан төшереп калдырылачак.

Бу тискәре нәтиҗәләрне булдырмас өчен салым хезмәте салымнар буенча үз вакытында исәп-хисап ясарга киңәш итә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас