+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 ноябрь 2025, 05:05

МРОТны 45 меңгә кадәр күтәрәчәкләрме?

Дәүләт думасына шундый тәкъдим кертелгән.

МРОТны 45 меңгә кадәр күтәрәчәкләрме?МРОТны 45 меңгә кадәр күтәрәчәкләрме?
МРОТны 45 меңгә кадәр күтәрәчәкләрме?
Дәүләт думасында минималь хезмәт хакын 45 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткәннәр. Шундый башлангыч белән КПРФ чыгыш ясаган.

Узган атнада Дәүләт думасы беренче укуда 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТны 27 093 сум күләмендә билгеләү турында карар кабул итте. Төзәтмә шушы закон проектына тәкъдим ителгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

КПРФта билгеләп үткәнчә, әгәр исәп-хисап минималь куллану бюджетыннан чыгып үткәрелгән булса, МРОТ югарырак та була алыр иде. Ул чагында күрсәткеч 50 мең сумнан артып китәр иде.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас