

Анда якташыбыз Аяз Баимов та катнашты. Аяз Баимов - Пауэрлифтинг милли ассоциациясе федерациясенең пауэрлифтинг буенча халыкара класслы спорт мастеры, WRPF федерациясенең пауэрлифтинг буенча спорт мастеры, бик күп дөнья рекордлары иясе.
Якташыбыз Санкт-Петербургта узган ярышларда да яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Турнирның абсолют беренчелегендә ул - өченче урынны, ветераннар арасында пауэрлифтингта, "силовое двоеборье"да, "становая тяга"да беренче урынны яулады.
Аяз Баимовның төп җанатарлары - аның гаиләсе: хатыны Елена һәм улы Эльбрус. Алар барлык турнирларда да бергә.
Бу хакта "Питер буйлары" оешмасының башкаручы директоры Салават Тимербәков хәбәр итте.
Фото: Салават Тимербәковның шәхси архивыннан.









