Интернетта маркетплейсларның берсендә ул өстәмә акча эшләү турында тәкъдим тапкан. Һәм бәхетен сынап карарга булган. Күрсәтелгән номер буенча язып, ул үзе элемтәгә чыккан. Аннары хатын-кызга «менеджер» шалтыраткан һәм башта аңа үз акчаларын кертергә кирәк булачак, ләкин бөтен сарыф ителгән чыгымнар бонуслар белән кайтачак, дип аңлаткан.
Хатын шулай эшли башлаган, хәтта заданиеләрне үтәп, аз гына табыш та алган. Ләкин тиздән аның взнослар өчен шәхси акчасы беткән, һәм ул биремнәрне үтәүне дәвам итү өчен кредит алган. Зыян күрүче өч көн эчендә билгесезләргә 650 мең сумнан артык акча күчергән. Аннары "менеджер" элемтәгә чыгудан туктаган, һәм хатын ачы хакыйкатьне аңлаган: бу вакыт эчендә ул мошенниклар белән язышкан.
Башкортстан полициясе исегезгә төшерә: уяу булыгыз, билгесез исәпләргә акча күчермәгез!
Фото: башинформ