+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 ноябрь 2025, 13:15

Күпфункцияле үзәкләребез Русиядә яхшылар исәбендә

Стәрлетамактан Күпфункцияле үзәк белгече Башкортстан Башлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Күпфункцияле үзәкләребез Русиядә яхшылар исәбендәКүпфункцияле үзәкләребез Русиядә яхшылар исәбендә
Күпфункцияле үзәкләребез Русиядә яхшылар исәбендә
Күпфункцияле үзәкнең Стәрлетамактагы филиалы «Русиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады, ә филиал белгече Кристина Мортазина «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» номинациясендә җиңде.

Бүген республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров җиңүчегә Башкортстан Башлыгының Рәхмәтен тапшырды.

Башкортстан Бөтенрусия конкурсының тагын ике номинациясендә җиңү яулады. «Илдә КФҮләрнең иң яхшы эре төбәк челтәре» категориясендә Уфа, Бәләбәй, Толбазы һәм Караидел авылларындагы КФҮ офислары лидер булды. Ә «Иң яхшы КФҮ проекты» номинациясендә «Студенттан алып КФҮнең атказанган хезмәткәренә кадәр» республика инициативасы билгеләп үтелде.

Шулай итеп, Башкортстанның Күпфункцияле үзәге конкурсның өч номинациясендә дә икенче ел рәттән Русиядә иң яхшысы булды.

– Бу уңыш – Күпфункцияле үзәкләрне камилләштерү буенча без үткәргән киң күләмле эшнең закончалыклы нәтиҗәсе, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз постында. - Ел саен Күпфункцияле үзәкләргә 3 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать итә. Аларга уңайлы булсын өчен без офислар ачабыз, хезмәтләр исемлеген киңәйтәбез, шул исәптән электрон төрдә алырга мөмкин булган хезмәтләр исемлеген дә.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас