- Бу урынны бик күпләр белә. Әлеге тегермән Евразия күчмә цивилизацияләр музееннан артык ерак түгел урнашкан. Аны шушы музейга якынрак күчерү тәкъдиме дә булган иде, тик күчермәскә карар иттек. Киләчәк буын өчен тегермәнне сакларга кирәк, киләчәктә моны эшләр өчен финансларны табу юлын эзләячәкбез. "Исторические поселения" проектына да проектны тапшырып карарга тәкъдим итәм, - дип җаваплады республика Башлыгы.
Ә бүгенге көндә бу объектрны шушы хәлендә саклауны тәэмин итәргә кирәк, дигән фикердә республика Башлыгы.