Башкортстан белән идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча, быел сорауларны беренче тапкыр MAX мессенджерында кабул иткәннәр һәм бу иң популяр ысулга әйләнгән. Аңа барлык мөрәҗәгатьләрнең якынча өчтән бере туры килгән. Икенче урында – “Телеграм”дагы бот, өченче урында “ВКонтакте”дагы бот һәм “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез”сервисы.
“Туры линия”не БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV телеканалларының туры эфирында, шулай ук “Юлдаш” радиостанциясендә һәм Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.
Республика Башлыгы Радий Хәбировка һәрвакыт бик күп сораулар килә. 2024 елның 3 декабрендә “Туры линия” 4 сәгать 13 минут дәвам итте. Радий Хәбиров туры эфирда 65 сорауга җавап бирде. Төбәк җитәкчесенә барлыгы 9,5 мең мөрәҗәгать килгән, шул исәптән 276 видеоролик. Халык социаль челтәрләргә – 4,5 мең, телеграм-бот аша – 3,1 мең, Башкортстан Башлыгы сайтына 1,3 мең сорау һәм “Кире элемтә” платформасы аша 600 мөрәҗәгать җибәргән иде.
Башкортстан белән идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча, быел республика Башлыгына иң еш бирелгән темалар бишлеге түбәндәгечә: юллар, төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм архитектура, социаль хезмәт күрсәтү. Әмма һәр “Туры линия”дә мөһим белдерүләр дә яңгырый. Мәсәлән, туры линиядә без Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлый башлау вакыты, күчмә цивилизацияләр музее төзелеше һәм башкалар турында белдек.
Мондый чара ни өчен үткәрелә соң? “Туры линия”ләрнең берсендә Радий Хәбиров бу сорауга менә ничек җавап биргән: “Озак утырып, сорауларга җавап бирү – бик җаваплы эш, әлбәттә. Әмма бу халыкны борчыган мәсьәләләрне бик тиз хәл итү ысулы да. Нәрсә барганын аңлау өчен халык белән кире элемтә булдыру мөһим. Барлык мөрәҗәгатьләр дә карала. Тиз хәл ителердәйләрен кичекмәстән хәл итәбез, ә калганнарын чиратка куябыз”.
Фото: bashinform.ru