

Ишембай районында «Торатау» геопаркындагы бу урынны ачу тантанасы 20 декабрьдә булачак. Кунакларны Кыш бабай һәм аның оныгы Карсылу белән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау, чанада, кар машиналарында һәм атларда йөрү, шулай ук башка кышкы күңел ачулар көтә.
Тирмә 2026 елның 11 гыйнварына кадәр эшләячәк, балаларга һәм өлкәннәргә Яңа ел тылсымчысы белән аралашырга, шигырьләр укырга, биергә һәм фотога төшәргә мөмкинлек биреләчәк.
Сүз уңаеннан, Яңа елга кадәр нибары 50 көн калды!
Фото" Моя Уфа"